Яңа ачылган "Елмай" паркында русчадан татарчага тәрҗемә итәсе урынга кырым татарлары телендә язганнар
https://tnv.ru
13 Сентябрь 2024, 11:47
553
0
Сүзләр тәрҗемә ителгән, тик мәгьнәсе аңлашылмый. Хәтта нәрсә язылганын да укуы кыен. Бу көннәрдә Казанда ачылган "Елмай" паркындагы күренеш бик күпләрнең игътибарын җәлеп итте.
Эш шунда ки, анда төрле шакмакларга рәсемнәр ясаганнар. Әйберләрнең атамалары да язылган. Әмма аларны русчадан татарчага тәрҗемә итәсе урынга кырым татарлары телендә язганнар. Бу хәл татар җәмәгатчелегендә ризасызлык уятты. Ни өчен подрядчы оешма тел белгечләренә мәрәҗәгать итмәгән? Бу тупас хата өчен гомуән кем җаваплы булырга мөмкин? Җавапны Илдар Сафиуллин эзләде.

Бүлешергә
Комментарии 0