Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Балтач районының мәдәният көне узды

Казанда Балтач районының мәдәният көне узды

https://tnv.ru

16 Сентябрь 2024, 14:07

44

0

Казанда Балтач районының мәдәният көне узды
Өздереп гармунда уйныйлар, үзләренә генә хас булган һөнәрләрен күрсәтәләр. Казанда Балтач районының мәдәният көне узды. Әлеге чара "Татарстанның мәдәни башкаласы" дип аталучы конкурс барышында үткәрелә.

Казанга килеп, 4 район зур концерт куйды инде. Балтачлар - 5нче булып чыгыш ясады. Бәйрәм итсәң дә була - урып-җыю эшләрен инде тәмамлаганнар. Бу район Татарстанда - терлекчелек һәм игенчелек буенча алдынгы. Көненә 500 тонна сөт савалар. 1 гектар җирдән уртача 32 центнер уңыш алганнар. Балтачларның сәнәгать, төзелеш, мәдәният, мәгариф өлкәләрендә дә уңышлары бар.

2023нче елда бу бәйгедә Гран-Прины Арча районы алган иде. Ә быелгы җиңүчене октябрь ахырында ачыклаячаклар. Балтач үзешчәннәре башкала халкын ничек гаҗәпләндерде? Лиана Бәхтиев репортажы.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров