Онлайн трансляция

Свернуть

Бөтендөнья татар конгрессы делегациясе Курган өлкәсендәге авылда яшәүчеләрнең хәлен белеште

Бөтендөнья татар конгрессы делегациясе Курган өлкәсендәге авылда яшәүчеләрнең хәлен белеште

https://tnv.ru

07 Ноябрь 2024, 10:28

33

0

Бөтендөнья татар конгрессы делегациясе Курган өлкәсендәге авылда яшәүчеләрнең хәлен белеште
 "Татарстан - Республикадан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятне, телне үстерүдә, аларның үзенчәлекләрен саклап калуда ярдәм күрсәтә", дип язылган конституциядә. Без моны соңгы елларда, аеруча милләттәшләр катлаулы хәлдә калганда тоябыз.

 Менә инде икенче елын Республика - Курган өлкәсенең Йолдыз (Эчкен) авылы халкына булыша. Узган елның маенда монда ут чыгып, 230 йорт янып беткән иде. Хәзергә төрле төбәкләрдә яшәүче татарлар ярдәме белән яңа 100 йорт төзегәннәр.

Бу көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы делегациясе Курган өлкәсенә барып авылда яшәүчеләрнең хәл-әхвәлен белеште.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров