https://tnv.ru
13 Ноябрь 2024, 11:29
32
0
Казанның нәкъ үзәгендә - Каз өмәсе гөрләде. Иске Татар бистәсенә килүче туристлар халкыбызның борынгы йоласын кызыксынып күзәтте.
Элек-электән, көз җитеп беренче кар төшүгә, авылларда өмә башланган. Ул казларны йолку, чишмә суында чайкау, каурый сибүгә генә кайтып калмаган. Күмәк эш вакытында егетләр кәләш сайлаган, яшьләр эшсөярлеген һәм пөхтәлеген күрсәткән.
Бүген дә бу йоланы югалтмыйча гомер итә татар халкы. Шундый театральләштерелгән тамаша хакында - Гөлназ Гыйниятова.
Бүлешергә
Комментарии 0