Онлайн трансляция

Свернуть

Россия галимнәре татар телен кулланылышы чикле телләр исемлегенә керткән

Россия галимнәре татар телен кулланылышы чикле телләр исемлегенә керткән

https://tnv.ru

20 Январь 2025, 16:19

33

0

Россия галимнәре татар телен кулланылышы чикле телләр исемлегенә керткән
Узган атнада безне Россия Фәннәр академиясенең кызыклы бер тикшеренүе җәлеп итте. Аларның тел белеме институты хезмәткәрләре ил халыклары телләренең реестрын төзегән һәм аларны 3 төркемгә бүлгән. Тере, йоклаган һәм югалган телләр. Беренче категориядә даими аралашалар, йокыга талганнарында - сүзләрне кайбер кешеләр генә белә. Югалганнарында беркем сөйләшми. 20нче гасыр башыннан илдә 15 тел юкка чыккан.

Россиядә хәзер 155 тел "исән" дип санала. Халык санын алуның нәтиҗәсе дә шулай иде. Тере телләр көндәлектә актив кулланыла. Безнең туган телебез дә шул статуста. Әмма аңа - "куллану даирәсе чикле" дигән искәрмә өстәлгән. Бу күңелсез хәл. Әлегә шулай, алга таба - нәрсә булыр? Йоклаган, югалган телләр исемлеге тулыланмасын өчен, РАН институты галимнәрен тәкъдимнәрен җиткерә.

Без үзебез дә соңгы елларда татар теленең авылда тууын, шәһәрдә үлүен торган саен ешрак күзәтәбез. Шәһәргә киткән авыл яшләре дә аңа ясин чыгарга кыенсынып тормый. Галимнәрнең яңа мәгълүматын кулга алып Гөлназ Сәйфетдинова бу мәсәләгә җәмәгатчелелек фикерен сорады.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар