https://tnv.ru
17 Февраль 2025, 15:12
22
0

Туган телгә һәйкәл куячаклар. Нигә 2 ел буе исеме бар, җисеме юк?
Киләсе ел Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Юбилей алдыннан атаклы "Туган тел" шигыренә Казан үзәгендә һәйкәл урнаштырырга җыеналар. Әмма инде өченче елын аның язмышы җир бн күк арасында эленеп тора. Яңа эскизларны Казанда узган "Казаныш" форумында тәкъдим иттеләр.
Татар дөньясы өчен ул шушы яктан әһәмитяле иде. Монда ни ачыкланды? Бөек идея бар, әмма аны образ итеп тәкъдим итүче юк. Нигә шулай соң? Рүзәл Шәрипов репортажы.

Бүлешергә
Комментарии 0