https://tnv.ru
15 Апрель 2025, 17:40
98
0

15 апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның вафат булган көне. Моннан 112 ел элек, 1913 елда шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктый. Ул кыска гына гомерендә татар халкына бай әдәби мирас калдыра. Бүген аны татарлар яшәгән һәр төбәктә диярлек искә алдылар.
Казанда - шагыйрьнең каберенә чәчәк салдылар. Соңрак музеенда әдәби-музыкаль кичә һәм "Тукай укулары" дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе кысаларында түгәрәк өстәл узды.
Биредә шагыйрь иҗатының һаман да кирәкле һәм көн кадагында булуы ассызыкланды.
Бу хакта тулырак "Татарстан хәбәрләре" репортажында карагыз.
Фото: ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте

Бүлешергә
Комментарии 0