Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда Туган тел көнен һәм Габдулла Тукай тууга 139 елны билгеләп үтәргә әзерләнәләр

Татарстанда Туган тел көнен һәм Габдулла Тукай тууга 139 елны билгеләп үтәргә әзерләнәләр

https://tnv.ru

22 Апрель 2025, 12:05

Татарстанда Туган тел көнен һәм Габдулла Тукай тууга 139 ел булуны билгеләп үтәргә әзерләнәләр. Быел 26нчы апрель вакыйгаларга бай булачак. 

Бәйрәм, гадәттәгечә, Казанның Тукай скверындагы һәйкәл янында башлана. Төп тантаналар - Камал театрының яңа бинасында һәм Кабан күле буенда үтәчәк. 

Бу көнне Тукай премиясе лауреатларын игълан итәргә тиешләр, Шигръят бәйрәме узачак, "Мин татарча сөйләшәм" акциясе оештырыла.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар