https://tnv.ru
28 Май 2025, 16:32
61
0

Быел Сабантуй Африкага кадәр барып җитте. Тарихта беренче тапкыр милли бәйрәмебез апрельдә әлеге континентта уздырылды.
Шулай ук, татар халкының гасырлардан гасырларга килгән гореф-гадәтләрен Дубай, Ташкент, Сочи, Әстерхан, Волгоградта тәкъдим иттеләр. Гомумән алсак, быел Җир шарында Сабантуйны 400 тапкыр уздырачаклар. Аның 300е - безнең ил төбәкләрендә.
Бөтенроссия авыл Сабантуе Киров өлкәсендә оештырыла. Федераль күләмендәгесе - 14нче июньдә Якутскида.
Бүлешергә
Комментарии 0