https://tnv.ru
10 Июнь 2025, 13:18
14
0

Быел Сабан туйлары да "Татарстанда җәй" проекты буенча үтә. Узган ялларда милли бәйрәмебез район-авылларда гөрләде. Традиция буенча ул зур колач белән узды. Сабантуй, күңел ачудан тыш, милли гореф-гадәтләребезне сакларга һәм танытырга мөмкинлек бирә. Бәйрәм мизгелләре - Гөлназ Гыйниятова күзәтүендә.
Түбән Кама Сабан туе 42 меңнән артык кешене кунак итте. Язгы кыр эшләре тәмамлану хөрмәтенә оештырылган бәйрәм “Ильинка” комплексында уза. Аңа транспортта бушлай килү мөмкинлеге бар иде. Кунаклар өчен Фотозоналар, күргәзмәләр, осталык- дәресләре, сәүдә рәтләре булдырылган. Татар эстрадасы йолдызлары чыгышлары, күңел ачу мәйданчыклары, бәйге-ярышлар. оештырыла. Мәсәлән акча эзләү ярышына 100 кап катык киткән. Аңа баш белән чумып тимер тәңкә табарга теләүчеләрдән чират тезелә.
Бүлешергә
Комментарии 0