Онлайн трансляция

Свернуть

Казан - Сабан туена әзерләнә: сөлге һәм бүләк җыйдылар

Казан - Сабан туена әзерләнә: сөлге һәм бүләк җыйдылар

https://tnv.ru

20 Июнь 2025, 13:26

Казан - Сабантуена әзерләнә. Башкала үзәге буйлап җигүле атларга утырып, бүләк җыйдылар. Урамнарга милли җыр-моң агылды. Елга бер генә тапкыр шулай халкыбызның бик борынгы һәм әле дә яратып башкарыла торган йоласын үтиләр.

Ул - бәйрәмгә әзерлекне аңлата, милләтнең кунакчыллыгын күрсәтә һәм батырларга хөрмәт билгесе булып тора. Елдагыча, бүген дә шәһәрнең дүрт урыныннан кузгалдылар һәм Камал театрының яңа бинасы каршында очраштылар. 7 ел дәвамында шәһәрдә үтәлә торган традиция, милли уеннар һәм Республика Рәисенең бүләге турында - Лиана Бәхтиева.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар