Онлайн трансляция

Свернуть

Винера Ганиева һәм Эльмира Кәлимуллина "Туй күлмәге" җырын бергә башкарды

Винера Ганиева һәм Эльмира Кәлимуллина "Туй күлмәге" җырын бергә башкарды

https://tnv.ru

11 Июль 2025, 17:08

211

0

Винера Ганиева һәм Эльмира Кәлимуллина "Туй күлмәге" җырын бергә башкарды
Безнең каналда Музыкаль Сабантуй проектының икенче сезонын төшерү ахырына якынлаша. КичәТНВның зур студиясендә Вадим Захаров белән Рөстәм Закиров очрашты. Рөстәм Әсәдуллин "Каеннарым сагындыра" дип моңланды. Тапшыруны яздыру атна буе дәвам итә. Иң халыкчан шоу татар эстрадасының 20дән артык артистын берләштерде. Ул Татарстан Рәисе каршындагы туган телләрне саклау комиссиясе ярдәмендә әзерләнә. Йолдызлы ярышудан Алия Сабирова репортажы.

Жюрида утырган Эльмира Кәлимуллина әле дә музыкаль мәйданда Винера Ганиева белән җырлавы тәэсирендә. Легендар хитны - "Туй күлмәге"н алар бергә башкара.

Проектның икенче сезонын яздыру ахырына якынлаша. Йолдызлар ярышуында инде Салават Фәтхетдинов, Рифат Зарипов, Филюс Каһиров, Рәсим Низамов, Вадим Захаров һәм башкалар катнашты. Тамашачылардан күп кенә сорау-фикерләр килә башлаган инде, ди оештыручылар. Алар арасында быел ТНВ машина уйната. Тапшыру исә экраннарга көзен чыгачак.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар