Илдар Сафиуллин: "Туган тел" төшенчәсе "Россия халыклары теле"нә калган очракта читтә яшәүче милләттәшләребез өчен авыр булачак
https://tnv.ru
17 Июль 2025, 16:00
217
0

"Туган тел" төшенчәсе үзгәрчә, иң зур авырлык Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә төшәргә мөмкин. Һәрдаим Россия төбәкләрендә яшәүче татарлар белән аралашып торучы Илдар Сафиуллин нәкъ менә шундый фикердә.
"Яңа Гасыр" каналының "Татарлар" тапшыруы редакциясе хезмәткәрләре даими рәвештә илнең төрле төбәкләренә йөри. Читтә гомер итүче милләттәшләребез белән очрашабыз. Татарларның тормышы, көнкүреше турында репортажлар төшереп тамашачыларга җиткерү төп максатыбызның берсе. Кыскасы, без читтә яшәүче халык белән еш аралашабыз. Алар да безнең килүне көтеп ала. Әлбәттә, соңгы елларда башка төбәкләрдә, үз тарихи җирләрендә гомер иткән татарларның саны кимеп бара. Әмма безнең иҗат төркемнәре кайларга гына барып чыкса да, безне "Исәнмесез, Хәерле көн, Хәлләрегез ничек дип жылы итеп ачык йөз белән, үзебезчә татарча каршы алалар. Ягъни халык үз телен онытып барган очракта да, ул барыбер үз туган теленә якын булырга тели. Чөнки ул аның канында.
Моны хәтта этнологлар, этнографлар да үз хезмәтләрендә, үз эшләрендә күрсәтә бара. Читтә яшәүче татарларның күпчелеге хәтта телне белмәгән очракта да. "Туган телең нинди - дигәндә Туган телем татар теле — ди. Бу нәрсәне аңлата. Чөнки аның өчен ул бик тә мөһим. Сабый чакта ак биләүгә биләгәндә әнисенең җырлаган моңлы җырлары, бишек тибрәткәндә әбисе сөйләгән тәрбияви татар халык әкиятләре аның хәтеренә гомерлеккә сеңеп калган. Ана сөте белән бирелгән. Татар теле аның канында Моннан чыгып телнең ни дәрәҗәдә кадерле һәм югары әһәмияткә ия булган хәзинә икәне аңлашыла. Рәсми документлардагы "Туган тел" сүзен "Россия халыклары теле" дигән атамага калдырган очракта Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез өчен "авырткан башка тимер тарак" дигән кебек мәгънәгә ия. Халыкны туган тел төшенчәсеннән мәхрүм итү аяныч нәтиҗәгә китерүе ихтимал. Шуңа күрә "7 кат үлчә бер кат кис" дигән әйтемне истә тотып эш итәргә кирәктер", - дип сөйләде Илдар "Реплика" сәхифәсендә.

Бүлешергә
Комментарии 0