Онлайн трансляция

Свернуть

Татар җәмәгатьчелегендә шау-шу уяткан "Су анасы" эшенә нокта куелырга мөмкин

Татар җәмәгатьчелегендә шау-шу уяткан "Су анасы" эшенә нокта куелырга мөмкин

https://tnv.ru

30 Июль 2025, 17:10

33

0

Татар җәмәгатьчелегендә шау-шу уяткан "Су анасы" эшенә нокта куелырга мөмкин

Татар җәмәгатьчелегендә шау-шу уяткан "Су анасы" эшенә нокта куелырга мөмкин. Бүген аның буенча республика арбитраж судында йомгаклау утырышы узды. 

Биредә Әкият курчак театры, Татарстанның мәдәният министрлыгы, "Национальные игрушки" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять вәкилләре катнашты. Нәкъ менә соңгылары исә татар әкияте геройлары исемнәрен товар билгесе итеп рәсмиләштергән була. 

Бу персонаж атамаларын кулланган өчен алар узган елның көзендә Әкият курчак театрына миллион сумлык шикаять белдерделәр. Аннан соң ул 1 сумга кала. Нәтиҗәдә оешма театрдан 10 мең сум таләп итә. Әмма мәдәният министрлыгы һәм Әкият курчак театры мәдәни мирасны халыкка калдыру өчен үз фикерләрендә нык торды. 

5 көн элек Роспатентта "Су анасы"ның товар билгесе гамәлдән чыгарылган. Бүген суд та дәгъва белдерүчеләрнең таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартты. Тулырак "Татарстан хәбәрләре"ндә белә алачаксыз. 



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар