https://tnv.ru
27 Август 2025, 11:25
42
0

Кичә башкаланың Кабан Күле яр буенда Печән базары фестивале ачылды. Ул үз тарихында беренче тапкыр - 4 көн дәвам итәчәк.
Печән базарының быелгы яңалыгы - ул татар йортына багышлана. Аны элек ничек бизәгәннәр, нинди көнкүреш әйберләрен кулланганнар - барысы хакында белеп була. Дизайнерлар эшләнмәләре, винтаж һәм раритет әйберләр, милли әдәбият, альтернатив музыка, балалар өчен остаханәләр. Программа бик бай.
Печән базарының беренче көнен Гөлназ Гыйниятова күреп кайтты.
Бүлешергә
Комментарии 0