Онлайн трансляция

Свернуть

Журналистлар 1945нче елда беренче Җиңү парадында катнашкан, отставкадагы полковник Өмет Гобәев белән очрашты

Журналистлар 1945нче елда беренче Җиңү парадында катнашкан, отставкадагы полковник Өмет Гобәев белән очрашты

https://tnv.ru

27 Август 2025, 17:16

45

0

Журналистлар 1945нче елда беренче Җиңү парадында катнашкан, отставкадагы полковник Өмет Гобәев белән очрашты

Бүген республика журналистлары 1945нче елда беренче Җиңү парадында катнашкан, отставкадагы полковник - Өмет Гобәев белән очрашты. Хәзер аңа 97 яшь, Краснодар краендагы Армавир шәһәрендә яши. Казанга "Милләт җыены"нда катнашу өчен килгән. 

Башкалада икенче генә тапкыр кунак булуы. Әнисе ягыннан әби - бабасы Татарстаннан. Өмет Гобәев 1945нче елның 24нче июнендә Мәскәүдә Кызыл мәйданда Җиңү парадын ача. Ул вакытта 17 яшьлек хәрби музыка училищесы курсанты - барабанчылар ротасында булган. "Бу көнне коеп яңгыр явуы да бәйрәм рухын боза алмады" дип истәлекләре белән уртаклашты полковник. 

Соңыннан Өмет Гобәев Мәскәү консерваториясе каршындагы хәрби дирижерлар институтын тәмамлый. Танылган композитор Шостаковичка имтихан тапшыра. Соңыннан 21 ел дирижер булып эшли. Парадны гына түгел, 9нчы май көнен дә бүгенгедәй яхшы хәтерли.

Тулырак "Татарстан хәбәрләре"ндә карагыз.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар