https://tnv.ru
28 Август 2025, 16:30
234
0

Татар халкы өчен атнаның төп вакыйгасы - Бөтендөнья татар конгрессының "Милләт җыены". Ул биш елга бер тапкыр Казанда - дөнья буйлап сибелеп яшәүче милләттәшләребезне очраштыра. Бүген җыенның пленар утырышы узды.
Казан үзәгендә бәйрәм рухы сибелде. Опера һәм балет театры каршындагы мәйданда Сабан туе гөрли диярсең. Делегатларны үзебезчә - чәк-чәк белән каршы алалар, ә тарихи Ватаннарын сагыну хисен алар җырга сала.
Иң алдан монда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев килде. Кунакларга кул биреп күрешә, аларга кушылып бии һәм җырлый.
Аннары Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушылды. Аны делегатлар алкышлап каршы ала.
Тулырак ТНВ каналында чыгучы "Татарстан хәбәрләре" һәм "Татарлар" тапшыруларында карый аласыз.
Бүлешергә
Комментарии 0