https://tnv.ru
03 Сентябрь 2025, 13:34
29
0

Оренбургта 10 сентябрьдә «Татар кызы – 2025» халыкара конкурсының финалы узачак, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы. Быел гүзәллек, сәләт һәм милли традицияләр бәйрәме 12нче мәртәбә үткәрелә.
Быел бәйрәмне Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Башкортстанның атказанган артистлары Алмаз һәм Айдар Юнысовлар, альтернатив музыка вәкиле Илгиз Шәйхразиев, Эльмира Мифтахова, Татьяна Миремова-Тятюшкина һәм Руслан Асяев чыгышлары бизиячәк.
Чараны Айзилә Батырханова һәм Идел Кыямов алып бара. «Татар кызы» финалы «Газовик» мәдәният һәм спорт сараенда уза.
Фото: соц.сети
Бүлешергә
Комментарии 0