Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда узган милләт җыеныннан соң уйланулар | Адымнар

Казанда узган милләт җыеныннан соң уйланулар | Адымнар

https://tnv.ru

08 Сентябрь 2025, 12:10

33

0

Казанда узган милләт җыеныннан соң уйланулар | Адымнар

Республика төп дәүләт бәйрәменә әзерләнгән көннәрдә Казанда Милләт җыены булды. Ул узды, ә уйлар калды.

Җәмәгатьчелек тарафыннан, Милләт җыены - халкыбыз өчен көн кадагында торган мәсьәләләрне чишү, аның язмышы өчен мөһим карарлар кабул ителә торган формат буларак күзаллана. Конгресс корылтае 5 елга бер тапкыр оештырылса, җыен алар арасында уза һәм милләттәшләрне ешрак очраштырып, шушы әһәмиятле мәсәләләрне тизрәк хәл итү, яки аларга йогынты ясау мөмкинлеге бирә.  

Минемчә, быелгы Җыен үзгә булырга тиеш иде. 5 елдан Россиядә кабат халык санын алачаклар. Без 2021нче елгысының ачы сабакларын онытып бетермәгән булсак, бу җыен милләттәшләрне аңа әзерли башларга тиеш иде. Тиеш иде кебек. Әлбәттә, җанисәпнең зур ризасызлык һәм бәхәс уяткан нәтиҗәләре татар файдасына булмады. Россиядә татар 600 меңгә кимегән. Әмма иң аянычы ул түгел. Ике җанисәп арасында татар телен белүчеләр 1 миллион кешегә азайган. Ә 640 мең татар туган теле дип татар телен санамый.

Бу шартларда бүген нәрсә эшләп була? Милләт нинди максатлар белән очрашты? Милләт җыены һәм аннан соң уйланулар алдагы репортажда.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар