https://tnv.ru
05 Ноябрь 2025, 15:20
10
0

Казан үзәгендә бүген гөрләтеп Каз өмәсе уздырдылар. Иске татар бистәсенә килүчеләр кызыксынып халкыбызның борынгы йоласын күзәтте.
Электән көннәр суыткач, авылларда каз өмәләре башланган. Аларны бергәләшеп йолку, чишмә суында юу, сукмакка каурый сибү - бу йолаларны әле дә саклыйлар. Шәһәрдә исә аны театральләштерелгән тамаша аша күрсәттеләр.
Кунаклар арасында Төркия, Казахстан һәм Үзбәкстанның Казандагы Генераль консуллары бар иде.Тулырак Эльмира Имамиева репортажында.
Бүлешергә
Комментарии 0