https://tnv.ru
16 Февраль 2026, 13:36
86
0

Халкыбызның милли ризыгы чәк-чәк ГОСТлы булды. Росстандарт аны пешерү рецептын һәм 12 биттән торган таләпләрне раслады. Монда безгә бар да таныш кебек. Әйтик, ризык бал-шикәр сиробы яки бал белән катырылган һәм көймәгән булырга тиеш. Таякчыкларның диаметры бер, озынлыгы 5 сантиметрдан артмасын! Саргылт, алтынсу төстә булуы, хуш ис, бал тәме килеп торуы зарур.
ГОСТ нәрсә ул? Сыйфатны гарантияләүче билге. Сезнең дә булганы бардыр. Аласың кайвакыт - әмма аннан хәтта балнең тәме түгел, исе дә килми. ГОСТ - мәҗбүри таләп булмаса да, ул җитештерүче өчен өлге. Моңа кадәр ГОСТны квас, кымыз, сбИтеньга керткән булалар. Татарстанның төрле районнарында аш-су осталары чәкчәкне үзенчә пешерә. Кайдадыр ул бавырсак сыман эре, кайдадыр энҗе тезгән кебек вак. Хәзер барысы да ГОСТка туры килерме? Алия Хәйретдинова репортажы.

Бүлешергә
Комментарии 0