https://tnv.ru
24 Февраль 2026, 16:14
3
0

21нче февраль - Халыкара туган тел көне. Ул дөньяда милләтләрнең мәдәни төрлелеген һәм юкка чыгарга мөмкин булган телләрне саклау өчен кабул ителгән. Татар өчен тел югалу - милләтең югалуга тиң!
Күренекле татар әдибе Аяз Гыйләҗев 1992нче елда Казанның - татар мәркәзе буларак киләчәге турында уйланып язган. «Кызыл билле перәннек» ашасын татар баласы, «Гөлҗиһан» сабыны белән юынсын. Әти-әниләре аңа «Күгәрчен канаты», «Шүрәле бармагы» дигән тәмле конфет алсыннар. «Су анасы» дигән тарак белән тарасын ул сачен. Бәйрәмдә кызлар энҗеле калфаклар, бәбәй итәкле күлмәк кисеннәр. Егетләр башында - чигүле кара түбәтәй, аякта - гармун кунычлы сафьян итекләр… Болар һәммәсе укмашып, без көткәннәрне хасил итәрлек милли җирлеккә әйләнерләр.
Әгәр без «Татар уянды!» дибез икән, әүвәл сылу кызларыбызга өмет баглыйк: рухи яңарыш ахыр чиктә хатын-кыз кулында! Татар милләтен уятырлык көчкә ия ир-егетләр, зирәк кызлар - алар кулыннан төшәчәк. Хакыйкать бик гади дә, күтәрә алмаслык авыр да…" Аяз Гыйләҗев 32 ел элек әйткән фикерләр бүген ничек актуаль яңгырый?!
Соңгы 150 елда Россиядә 14 тел юкка чыккан. Тагын 18е якын арада бетәчәк дигән исемлектә тора. Димәк, якынча һәр 10 ел саен илдә бер тел җуела. Бу искиткеч зур тизлек! Дөньядагы туган тел көне уңаеннан, без бүген татар теле алдында торган киртә - образлы итеп әйтсәк, упкыннарны эзләдек. Татар җәмәгатьчелеге өчен алар билгеле дә кебек. Әмма белеп тору 2020дәге җанисәп вакытында кимүдән саклый алмады. Эчке һәм тышкы каршылыкларны Рүзәл Шәрипов экспертлар белән берлектә барлады.

Бүлешергә
Комментарии 0