https://tnv.ru
23 Март 2026, 16:23
2
0

Быел Рамазан аенда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте - мәчетләр карамагында татар теле дәресләрен башлап җибәрде. Проект «Без туган телне өйрәнәбез!» дип атала һәм Туган телләрне саклау комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.
Дәресләр республиканың 34 районында - 62 мәчеттә бара. Аларга мең ярым бала йөри. Борынгыдан билгеле - мәчет халкыбыз өчен гыйбадәт кылу урыны булудан тыш, гыйлем туплау урыны да саналган. Шушы тарихи миссия мәчетләргә ничек яңадан кайтты? Хәбәрчеләребезнең Тукай районыннан репортажын карыйк.

Бүлешергә
Комментарии 0