Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда 90 яшьлек бабай яшь егетләр шикелле заводта эшли

Казанда 90 яшьлек бабай яшь егетләр шикелле заводта эшли

https://tnv.ru

07 Ноябрь 2019, 16:42

277

0

90 яшенә җитеп килүче көр күңелле бабайны без станок артында очраттык. Җир җимертеп эшләп йөргән мәле.

Казанда 90 яшьлек бабай яшь егетләр шикелле заводта эшли
Cюжетыбыз героен без "Теплоконтроль Әлмәндәре" дип атарга булдык. Легендар Туфан Миңнуллин үзенең үлемсез әсәрен кемне күздә тотып язгандыр, әмма Казанда яшәүче Кәлимулла абый Миңнуллин холык-фигыле белән әсәр героена ике тамчы су кебек охшаш. 90 яшенә җитеп килүче көр күңелле бабайны без станок артында очраттык. Җир җимертеп эшләп йөргән мәле. Яшәүнең ни кадәр ямьле булуы хакында - Рәмзилә Гафиятуллина белеште.

Әлмәндәр белән Хәмдебану диярсең. 80 яшьлек Гөлсем апаны Кәлимулла агай җай чыккан саен шоколад белән сыйлый. Кәнфит төсле тәмле теле өчен, цехтагы бөтен хатын-кыз гашыйк, диләр, үзенә.

Гөлсем Мифтахова: "Беркайчан да отказ бирми ул, кирәк чакта акча да биреп тора", - ул.

Заводка килгәндә аңа 24 булган. Хәзер 90 белән бара. Станоклар да яңарган, берничә җитәкче дә алышынган. Инде 6нчы директор белән эшли.

Илшат Шәмсиев - «Теплоконтроль» җәмгыяте генераль директоры

"Көн саен 8 сәгать туктаусыз эшли. Кирәк булганда ял көннәрендә дә эшкә чыга", - ди Илшат Шәмсиев.

Кәлимулла Миңнуллин турындагы тулырак сюжеттан белә аласыз.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров