Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген "Шаян ТВ" каналына - 1 ел!

Бүген "Шаян ТВ" каналына - 1 ел!

https://tnv.ru

12 Ноябрь 2019, 12:52

260

0

Бүгенге көндә “ШАЯН ТВ” каналын 30 млн артык кеше карый.

Бүген "Шаян ТВ" каналына - 1 ел!
2018 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән  «ШАЯН ТВ» телеканалы тәүге тапкыр эфирга чыкты. Шул ук көнне тапшыруларны онлайн-режимда карау мөмкинлеген тәэмин итүче shayantv.ru сайты эшли башлады. Сайт аша «ШАЯН ТВ» каналын Россиядә генә түгел, ә чит илләрдә дә карарга мөмкин.

Телеканал заман белән бергә атлый. Бүгенге көндә «ШАЯН ТВ» тапшыруларын  «Таттелеком», МТС, Дом.ру, Уфанет,  “Ростелеком”, “Дом.ру”,цифрлы эфир мультиплексы, “Триколор”, “НТВ+” спутник челтәрләре,  shayantv.ru сайты һәм  YouTube аша карап була.

“ШАЯН ТВ” каналын 30 млн артык кеше карый.

Татарстан Республикасы Президенты «ШАЯН ТВ» балалар телеканалының туган телебезне, мәдәниятебезне һәм мәгарифебезне саклап калуда әһәмияте зур дип саный. «ШАЯН ТВ» каналының төп максаты – татар телендә белем һәм тәрбия бирүче бердәм мәйдан  булдыру; мультфильмнар, фәнни-популяр фильмнар, фикерләүне үстерергә ярдәм итүче тапшырулар аша балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

«ШАЯН ТВ» 0 яшьтән алып 15 яшькәчә балалар өчен каралган. Хәзерге вакытта каналда 20 дән артык танып-белүне, белем бирүне һәм фикерләүне үстерергә ярдәм итүче оригиналь программалар эфирга чыга. Алар арасында – “Шаян дәрес”, “Шаян тарих”,
“Шаян география”, “Шаян тәм-том” һәм татар халык җырларын балаларга өйрәтүне күздә тоткан   “Сәйлән” фестивале бар.

«ШАЯН ТВ»ның дубляж студиясе каналның контентын киңәйтүгә зур өлеш кертә. Бүгенге көндә татар теленә иң яхшы  мультипликацион фильмнар, халыкара дәрәҗәдәге фәнни-популяр, документаль һәм әдәби жанрдагы тапшырулар тәрҗемә ителгән.
Shayantv.ru сайты - татар, рус, инглиз телләрендә эшли. Сайтны https://shayantv.ru/ сылтамасы аша табарга була. Өйдә, юлда  -  «ШАЯН ТВ» һәркайда. Чөнки сайт теләсә кайсы смартфон өчен җайлаштырылган. Бер төймәгә басу белән «ШАЯН ТВ»ның социаль челтәрләрдәге рәсми битен күзәтергә мөмкин. Шулай ук ШАЯН ТВ ның мобиль кушымтасы аша Google Play и App Store карап була.

Соңгы ай мәгълүматлары буенча сайтка тәүлегенә уртача 6000 уникаль кулланучы керде.

«ШАЯН ТВ» «Карусель» телеканалы үткәргән “Главные герои - 2019 милли балалар премиясе бәйгесендә  “Ел ачышы” номинациясенә җиңүче дип табылды.  Бу – безнең уртак җиңү! Тамашачылар никадәр яратып караса, без шулкадәр тырышып эшлибез! Безнең геройлар да Шаян, Биби, Маэмай, Мияу сезнең иң якын дусларыгызга әйләнер, дип ышанабыз.

«ШАЯН ТВ» КАРА БУЛЫРСЫҢ ШӘП БАЛА!

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров