Онлайн трансляция

Свернуть

Фәридә апа Таштабанова белән Ильяс Хәсәнов истәлегенә багышлана | Адымнар

Фәридә апа Таштабанова белән Ильяс Хәсәнов истәлегенә багышлана | Адымнар

https://tnv.ru

18 Ноябрь 2019, 14:39

336

0

8 ноябрьдә Казан-Чаллы юлындагы коточкыч фаҗигадә клубның татар хәрәкәтен башлап җибәрүче - Фәридә Таштабанова вафат булды. Соңрак, талантлы юмор остасы, татар стендапына нигез салучы Ильяс Хәсәнов аңына килми үлде.

Фәридә апа Таштабанова белән Ильяс Хәсәнов истәлегенә багышлана | Адымнар
Бу атнада татар КВНы зур югалту кичерә. 8нче ноябрьдә Казан-Чаллы юлындагы коточкыч фаҗигадә клубның татар хәрәкәтен башлап җибәрүче - Фәридә Таштабанова вафат булды. Соңрак, талантлы юмор остасы, татар стендапына нигез салучы Ильяс Хәсәнов аңына килми үлде. Ни кызганыч, әмма әлеге фаҗига безне бу атнада Татар КВНы темасына мөрәҗәгат иттерде. Ул безнең эфирда ике ел булмады. 2017нче елда Чаллының актив иҗат тормышында кайнаган яшьләрен "Адымнар"да күрсәткән идек. Бу вакыт эчендә хәрәкәт зурая, тарала, яңара. Анда бүген мәктәп укучыларыннан алып, 40тагыларга кадәр җәлеп ителгән. Татар квнчыларының берничә буыны үсеп җиткән. Бу лига ниләр белән яши? Нәрсәдән башланды һәм бүген нинди яңа форматка күчтеләр? Алдагы сюжетны Фәридә апа Таштабанова белән Ильяс Хәсәнов истәлегенә багышлыйбыз.

"Әйдә,шаярт!" Татар КВН лигасы бүген шулай дип атала. Һәм телевизион форматта төшерелә. 8нче ноябрь көнне узган ярым финалда Фәридә апа, Ильяс та исән иделәр әле. 2012нче елда ук җитәкчелек вазифаларын яшь талант - Рамил Әгъдиевка тапшырса да, Фәридә апа бер уенны да калдырмый.

Татар стендапы йолдызы - Сирин Бәйрәмов. Фәридә апаны "КВНның әнисе" дип йөртә. Чөнки ул урам малайларын җыеп, дөрес юлга бастырды, тормышка чыгарды, ди.

Татар КВН лигасы - ул һәр тармакта эшләргә сәләтле кадрлар мәктәбе, ди татар радиосының баш мөхәррире, Татар КВН лигасының жюри әгъзасы Айваз Садыйров. Шул ук Сирин Бәйрәмов, мәсәлән, татар КВНы аша бөтен илгә танылды. Татарга гына хас юморы белән ул ТНТ каналындагы "Смех без правил" проектында җиңеп чыга.

Кемдер КВНнан чыгып, ил президенты була хәтта. Зеленский мәсәлән. Без югалткан Ильяс Хәсәнов аның "Рассмеши комика" проектында да чыгыш ясый. Татар стендапына нигез салучы да ул иде. Татар телендә генә түгел, рус телендә дә, әмма татар юморы белән шаярта белә.

Татар КВН лигасының редакторы һәм режиссеры Рөстәм Кәримуллин әле дә ышанып бетә алмый. Ильяс Хәсәнов татар КВНының ядрәсе, барысын бергә җыеп, илһамландыручы, гаять сәләтле һәм эшкә хирыс шәхес иде. Хәтта уеннардан соң, без ял иткән чакта, аның эшне дәвам итүе, эзләнүе, хәрәкәттә булуы - шуңа дәлил.

17нче декабрь Кариев театрында "Әйдә шаярт"ның юбилей сезоны финалы узачак. Фәридә апаны гадәтләнгән урында күрә алмаячакбыз, һәммәсен илһамландыручы Ильяс Хәсәновны да. Әмма юмор хисен - дөньяны үзгәртәчәк көч итеп күргән бу шәхесләр татар КВНының тарихында калачак.

Тулырак "Татарстан хәбәрләре" сюжетында карый аласыз.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров