Онлайн трансляция

Свернуть

Нурания Жамали яңа фильм турында: Яшьләр гыйбрәт алсын иде

Нурания Жамали яңа фильм турында: Яшьләр гыйбрәт алсын иде

https://tnv.ru

05 Январь 2020, 11:48

553

0

ТНВда татарча яңа фильмның премьерасы 8 гыйнвар 13:30 сәгатьтә булачак.

Нурания Жамали яңа фильм турында: Яшьләр гыйбрәт алсын иде
Яңа елда “Яңа Гасыр” телеканалында яңа нәфис фильм! Күпләрнең яраткан режиссеры Нурания Җамали 8 гыйнвар 13:30 сәгатьтә ТНВ тамашачысына “Мәхәббәт хакына” дип аталган яңа нәфис фильм тәкъдим итә. Исеменнән күренгәнчә, фильм мәхәббәт тарихын сурәтлиячәк. ТНВ интернет-редакциясе фильмның режиссеры Нурания Җәмали белән аралашты.

Фильмның темасы нинди?

-Темасына килгәндә, ул – мәхәббәт. Беләсезме, яшьләр юк кына әйберне дә зур итеп, бер-берсен кичерә алмыйча зур ялгышлыклар эшли. Шул ялгышлыклар булмасын иде дип төшерелгән фильм бу. Тамашачы үзенә гыбрәт алып, ялгышлыкларны кабатламасыннар иде.

Аннан кала бу фильм аша нәрсә әйтергә теләдегез?

- Без фильм аша күп кенә фикерләрне җиткерергә теләдек. Мәсәлән, вак-төяк аркасында, яшьлекнең ялган горурлыгы аркасында бирешмичә, тәүге саф хисләрне саклау. Байлыкка ия булу гына кешене бәхетле итми, шулай ук мәхәббәтсез корылган гаилә дә беркемне бәхетле итми. Хәзерге баласызлык проблемасы, хатын-кызларның бик тиз эчкечелеккә бирелүе һәм башка проблемалар да фильмда урын алды. Барлык серләрне дә әйтеп бетермибез, тамашачы телеэкраннарда күрер.

Съемкаларда нинди авырлыклар булды?

- Иң кызганычы – кар булмау. Яңа ел фильмын карсыз төшерү күңелле хәл түгел. Барыбызның да ябалак карның явып торганын күрәсе килә.

Яхшы, рәхмәт. Сездән кабат матур фильмнар көтеп калабыз.

- Рәхмәт.

Әсәр авторы:Айгөл Әхмәтгалиева
Музыка авторы: Зөлфәт Вәлуллин
Режиссер: Нурания Җамали

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров