Онлайн трансляция

Свернуть

Данил Гыйниятов: «Журналистика – җәмгыятьнең көзгесе. Аңа үпкәләп булмый»

Данил Гыйниятов: «Журналистика – җәмгыятьнең көзгесе. Аңа үпкәләп булмый»

https://tnv.ru

06 Апрель 2020, 10:01

766

0

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе башкарма директоры урынбасары – баш мөхәррир урынбасары һәм «Ком сәгате» алып баручысы Гыйниятовка мактаулы исем бирелде. Форсаттан файдаланып, ТНВ интернет-редакциясе хәбәрчесе журналистикага килү, гаиләсе, спорт һәм татар журналистикасының бүгенге хәләте турында сораштырдык. Интервьюны шулай ук видео форматында карый аласыз.

Данил Гыйниятов: «Журналистика – җәмгыятьнең көзгесе. Аңа үпкәләп булмый»
- Хәерле көн, Данил Шамилович! Беренче чиратта сезне, «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелү белән тәбрик итәсе килә.
  
- Рәхмәт котлавыгызга. Ул тормышның бер этабы кебек. Әлбәттә, телевидениедә эшләү дәверендә шактый нәтиҗәләргә ирешергә туры килде. Моны мактанып әйтмим, әмма ассызыклап үтәсем килә, телевидение – коллектив хезмәт. Биредә бер проектны эшләү өчен дистәләгән кеше катнаша. Хезмәттәшләремнең ярдәменнән башка андый дәрәҗәләргә ирешә алмас идем. Форсаттан файдаланып, тамашачыларыма, бу исемне бирергә ният кылган җитәкчеләргә һәм үземнең хезмәттәшләремә зур рәхмәтемне җиткерәм.

- Телевидение тормышы кайчан башланып китте?

- Телевидение тормышы моннан 25 ел элек башланып китте. Мин Казан Дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, берничә ай мәдәният министрлыгында эшләп алдым. Безнең юллар аерылды һәм мин үземнең таныш кешеләрем, телевидениедә эшләгән якташларым аркылы бирегә килдем. Дөресрәге Наил Касыймов сәяси тапшырулар редакциясенә килеп карарга тәкъдим ясады. Ул мине шушы юлга алып кереп китте.

- Сез нинди гаиләдә үстегез?

- Без ишле гаиләдә үстек. Мин өлкән бала һәм миннән кала дүрт энекәшем бар. Арча районы Югары Әзәк дигән авылда тудым. Күпмедер вакыт анда яшәгәннән соң, безгә Өчилегә күченеп китәргә туры килде. Мин ул авылда үстем, яшәдем һәм 8 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Арча педагогия училищесында укыдым. Аннан Казан Дәүләт университеты һәм телевидение.

- Әти-әниегез кем?

- Әти-әни – авылның интеллигенция вәкилләре. Әти гомер буе мәктәптә балалар укытты, әни авыл советендә секретарь вазыйфасын башкарды. Хәзерге вакытта авылда исән-сау яшиләр.

- Күп кенә тамашачы белмидер, әмма сез спорт белән дә шөгыльләнәсез. Спорттагы шәхси рекордларны ТНВга да багышлаганыгыз бар. Спорт сезнең тормышта нинди роль уйный?

- Спорт минем тормышта балачактан үз урынын алды. Мәктәптә, училищеда укыган вакытта төрле ярышларда катнашырга туры килде. Документларымны мин беренче булып Казан дәүләт педагогика институтының спорт факультетына тапшырдым. Ул вакыттагы хыялларым тормышка ашмый калды. Аның мәгълүм сәбәпләре дә бар. Күнегүләр вакытында җәраһәт алу сәбәпле, имтиханны тиешлечә башкара алмадым һәм узу өчен минималь баллга бары бер генә җитмәде. Мин армиягә дип җыенган идем инде. Игъланны күргәннән соң, ятып калганчы атып калырга кирәк дип университетка килдем. Имтихан инша формасында узды. Минем иншага бишле билгесе куйдылар һәм хәзерге федераль университетка бик җиңел килеп кердем.

- Ул вакытта әле ЕГЭлар да булмаган..

- Әйе, бөтен чыгарылыш сыйныф укучылары укытучы янына килеп утыра, билетны ала, төгәл итеп сөйли, өстәмә сорауларга җавап бирә. Укытучылар аның эрудициясен, белемен, сөйләмен үзләре тикшерә.

- Сезнең гаилә, эш, спорт та еш кына бергә кисешә бит. Гөлназ апа белән инде күпме еллар бергә эшлисез. Бергә эшләү кыенмы яки җиңелме?

- Төрле вакыт була: кыены да, җиңеле дә. Гөлназ Гыйниятова күп еллар «Хәбәрләр»дә эшли. Шуның егерме елы туры эфирда. Бу бик зур хезмәт. Аны үзе белмәгән, күрмәгән кеше бик бәяләп бетермәскә мөмкин. Туры эфир кешенең күп энергиясен ала торган хезмәт. Телевизордан караганда барысы да матур, җайлы кебек, әмма туры эфирдан кайткач кеше ничектер авыраеп кала, тиз генә йоклап китеп булмый. Мин аны туры эфирда эшләгән кеше буларак үзем дә аңлыйм.

- Татар журналистикасын хәзер ничегрәк бәялисез? Ул үсештәме, бер урында торамы?
  
- Журналистика берничек тә бер урында туктап кала алмый. Татар журналистикасында 25 ел дәвамында төрле сүзләр, төрле фикерләр ишетергә туры килде. Фикерләр бик күп төрле. Җәмгыять нинди төрле булган саен, шулкадәр фикер дә туа. Журналистика – җәмгыятьнең көзгесе. Көзгегә үпкәләп булмый бит. Әлбәттә, хәзер темаларны ачуда, яктыртуда заманча технологияләр зур урын алып тора, мәгълүмат ташкыны бик күп. Бүгенге көндә журналистикада эшләү җиңел дә кебек, әмма авыр да. Кайбер матбугат чаралары мәгълүматны интернеттан ала һәм укучыга җиткерә. Технологияләр алга китмәгән вакытта журналист вакыйганың үзәгендә иде. Шунда кайнап, үз күзләре белән күреп язу күбрәк иде.

- Хәзерге вакытта журфакта да, татфакта да бюджет урыннары аз. Киләчәктә кадрлар кытлыгы булмас өчен нишләргә кирәк дип саныйсыз?

- Бу өлкәдә эш алып барыла. ТНВ генераль директоры Илшат Юныс улы Әминев дөрес карар кылды. Без берничә ел «ӘйдәТНВга» акциясен алып бардык һәм бүгенге көндә алты студент кыз максатчан КФУның журналистика бүлегендә татар юнәлеше буенча белем ала. Әлбәттә, бу гына проблеманы хәл итеп бетерми. Күп кенә уку йортлары өстәмә белгечлек буларак журналистика юнәлешен ачтылар. Нинди дәрәҗәдә кадрлар әзерләгәнен мин әйтә алмыйм. Филология һәм мәдәниятара багланышлар университеты укучыларына игътибар итәсем килә. Аларның белем дәрәҗәсе югары, телне һәм әдәбиятны өйрәнү, шулай ук грамматиканы белү буенча алар әзерлекле белгечләр һәм журналистикага берникадәр юнәлеш биргән очракта, алар шушы тармакта эшләп китәргә сәләтлеләр. Филология һәм мәдәниятара багланышлар интститутында быел егермедән артык бюджет урыннары булдырылачак дигән хәбәр килеп иреште. Алар татар филологиясе һәм журналистика юнәлешендә укырга теләүче чыгарылыш сыйныф укучыларын җыялар. Без өметсез түгел.

- Бюджет урыннары барлыкка килә башлады, ә менә мәктәпләрдә татар теле бетүнең йогынтысын кайчан күрә башлыйбыз?

- Әле әйтеп булмый, әмма ул үзен күрсәтми калмаячак. Милли мәгариф яшәгән вакытта гына без татар балаларының үсешенә ирешә алабыз. Элек гөрләп торган татар мәктәпләре бүгенге көндә калмады диярлек. Калганнарында татар теле фән буларак кына укытыла. Заманында Чиләбе, Оренбург, Төмән һәм башка төбәкләрдә ана телендә белем алганнар. Ана телендә 10-11 сыйныф белем алган кешенең күңелендә, татар мохите белән тәрбияләнеп, гомеренә җитәрлек запасы була. Шушы запас хәзер безнең бетүгә бара. Россия төбәкләрендә ул инде бетеп килә. Шушы система белән барса безнең Татарстан мәктәпләрендә татар теленә мөнәсәбәт, татар теленең өйрәнелеше һәм укытылышы кимү сәбәпле балаларның тел белән кызыксынуы кими. Алардан киләчәктә милли рухлы, татар юнәлешендә эшләүче белгечләр чыгуы да кимиячәк дип уйлыйм. Хәлбүки дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә аның инициативасы белән бу көннәрдә полилингваль мәктәпләрне эшләү бәлкем шундый юнәлешләр безнең татар мохитен, телен, әдәбиятын балалар арасында саклауга һәм үстерүгә этәргеч бирер дигән өмет бар.

- Бу өлкәдә «Шаян ТВ» да үз өлешен кертә.

- «Шаян ТВ» телевидение, җитәкчелекнең күптәнге хыялы иде. Чын мәгънәсендә үз авазын салды, аның уңай нәтиҗәсе булмый калмас дип уйлыйм. Баланы кече яшьтән әле аның теле ачылганчы аның колагында татар мультфильмнары яңгырап торганда анда татар теленә ихтыяҗ күбрәк туачак.

- Хәзер халык санын исәпкә алу вакыты. Тагын татар халкы бердәмлеге темасы калкып чыкты. Аеруча татар һәм башкорт арасындагы мөнәсәбәтләр. Сезнеңчә ник без ике тугандаш халык дуслаша алмыйбыз?

- Без дус-тату яшибез. Һәр халык санын исәпкә алу аз милләтләрнең авырткан җире. Табигый карарга кирәк. Миллилек кеше күңелендә яшәргә тиеш. Әгәр ул бала кечкенәдән милли мохиттә тәрбияләнгән, үзе туган телендә белем алып үссә, ул балада, әлбәттә, киләчәктә «мин татар» дип йөрүендә бернинди шик калмый. Бүгенге көндә мәктәпләр бетте, ул рус телендә аралаша, аның үзендә үк шик туарга мөмкин. «Мин рус телендә сөйләшкәч милләтем кем микән?» Ул үзен менә шушы татарлыктан аерылган итеп хис итә. Беренче чиратта, милли мәгариф. Татарларны бүлергә яраталар: мишәрләр, себер татары, әстерхан татары, керәшен һ.б. Үзеңнең этник төркемең белән горурлану әйбәт күренеш. Мәсәлән, мишәрләрне «татарның каймагы» дип яратып әйтәбез. Халык санын исәпкә алуга килгәндә, бүлгәләнүнең бернинди файдасы юк. Безне бүлгәләп таратып кына бетерәләр. Син мишәр дип язылдың ди, 10-15 мең булырга мөмкин. Керәшеннәр күпмедер язылды. Безгә бит әле бергә яшәргә кирәк. Барыбыз бер республикада яшибез. Алар бары аерым бер дәүләт булып яши алмый. Безнең телебез уртак. Керәшеннәр белән динебез аерыла, ләкин без бит бер милләт. Без шушы чорда бердәмлекне күрсәтмәсәк, безне үзәктән таратып кына бетерәләр. Бүленгәнне бүре ашар – аерылганны аю ашар. Шуңа күрә, горурланырга кирәк , әмма бүгенге яшәешебез татарлык белән бәйләнгән. Без татар булганда гына көчле булабыз.



- Тамашачы сезне «Ком сәгате» тапшыруы аркылы белә, кунаклар арасында сораулардан куркып калучылар бармы? Алдан сорауларны сорыйлармы?

- Сорауларны алдан сораучылар булды. Алар күп түгел, бик аз проценты гына. Тапшыру сыйфатлы булсын өчен ул сорауларны белми торсагыз дип аңлатабыз. Беренче кичереш, беренче эмоция дигән әйбер бар. Кеше җавап эзләгәндә янып бетергә мөмкин, тапшыруга килгәч эффекты калмый. Ә монда маңгайга маңгай очрашкач аның бөтен хисе шунда чыга.

- Интервьюдан соң кешеләргә мөнәсәбәтегез үзгәргәне булдымы?

- Мин һәр интервью алган геройны яңа яктан ачам, алар бөтенләй башка төрле үсеп китәләр гаилә әгъзасы кебек. Эш буенча дуслашасың, аралашасың. Алар күңелгә уелып калалар.

- Сезнең шәхси китапханә бардыр? Ялгышмасам, сез һәр тапшырудан соң китапларга автографлар куйдырасыз.

- Тапшыру башланганнан бирле китапханәм бар. Галимнәр, язучылар байлыклары белән киләләр, мин мөмкинлек булганда автограф белән алып калам. Бер яктан, истәлек тә, шәхси китапханә эш өчен дә кирәк. Башка тапшырулар өчен дә дәреслек шикелле. Бу шәхес турында мәгълүмат юкмы дип керүчеләр бар.

- Минем сездән эфир вакытында туры утырсын өчен коллегагызның аркага сугып җибәргәнен ишеткәнем бар. Эштән шундый кызыклы вакыйгаларны сөйләп китә алмыйсызмы? Тамашачыларга кызык булыр иде.

- Туры утыру ул гәүдәне төз тоту. Мин беренче тапкыр «Чулпан» программасында чыктым. Иртәнге музыкаль күңел ачу тапшыруы. Бер алып баручы татар, берсе урыс. Хезмәттәшем Елена Иванова килә алмый калды да, аның урынына Лия Заһидуллина чыкты. Ул эфирда актив эшләми, әмма дикторлар бүлеге җитәкчесе. Студиядә җыр барганда, мин бөкрәебрәк утырганмындыр, ул бармагы белән «ну-ка выпрямись» дип төртеп куйды. Мин уклау йоткандай булдым һәм шул мизгел һәрвакыт искә төшә. Гәүдәнең тотылышы матурлык өчен генә түгел, дөрес сулыш алыр өчен дә кирәк. Гәүдәнең дөрес тотышын балаларга да өйрәтәм. Шул халәттән эчке органнарга да тәэсире китә.

- Сез «Кәмит Җәвит» һәм «Таяну ноктасы» тапшырулары продюсеры. Тапшыруларны бер-берсенә капма-каршы дип әйтеп була. Аларга да бәя биреп китмәссезме, миссияләре нинди?

- Юмор тормыштагы аерым тармак. КДУда укыган чорда факультетта вокал ансамбль җыр юмор белән чиратлашып бара иде. Без ул заманда скетч көлкеле күренешләрне уйлап чыгара идек, уйный идек. Концерт белән авыллар буйлап йөрдек. Юмор тормыш дәвамында бара. Юмористик программаларда эшләү бик җиңел кебек, әмма юмор табу, кешене көлдерү бик катлаулы жанрларның берсе. Элек тә шулай булган. Русларның үзләренең Петросяны бар. Татарда кем андый кеше була ала дип уйлый башладым. Җәвит Шакиров күз алдына килде. Бездә юмористлар күп, әмма актерлык осталыгы да кирәк. Репертуар гына түгел, энергия, эрудиция да кирәк. Исеме «Кәмит Җәвит» булса да, ул борынгыдан килгән формат - «капка төбе». Хәзер инде яшьләр урамнарда утырмыйлар, без үскән чорда алар бар иде. Тамашачыга шуны кайтару нияте белән эшләнде. Фольклор онытыла бара. Гармунга кара-каршы куплетларда кабатланмыйча сәгатьләр буе җырлана ала иде. Хәзер без кунакларны чакырабыз, яшь буын белми. Такмакларны алдан өйрәнеп килүне сорыйбыз. Такмаклар жанры әкренләп экраннарга чыкты. Алар халыкта яңара, шул вакытта экспромт рәвештә яңалары да туа. Такмаклар тапкырлык чагылышы.

- ТНВда яңа тапшырулар булачакмы?

- Тапшырулар булмый калмас. «Человек предполагает, Бог располагает», дип әйтә руслар. Коронавирус кешелек дөньясын аягүрә бастырды. Бөтен эш рәвешен үзгәртергә мәҗбүр итте. Бүгенге көндә өйдә утыручыларга «Өлкәннәр өчен» сәхифәсен башлап җибәрдек. Ул 11:00 сәгатьтә башлана. Архивта булган концертлар, фильмнар күрсәтеләчәк. Бүгенге көндә бернәрсә яздыра алмыйбыз. Апрель аена планнар чәлперәмә килде. Вәзгыять үзгәрү сәбәпле без дә үзгәрергә тиеш. Безнең сандыгыбызда дистәгә якын проект бар, әмма алар үз чиратларын көтәләр, Алла бирса үз тамашачыларын табар дигән өмет бар.

- Рәхмәт бик зур!

- Үзегезгә рәхмәт!


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров