Онлайн трансляция

Свернуть

Легендар диктор Рөстәм Нәбиуллинга 80 яшь!

Легендар диктор Рөстәм Нәбиуллинга 80 яшь!

https://tnv.ru

19 Апрель 2020, 22:17

462

0

Рөстәм Нәбиуллин "Татарлар" тапшыруында махсус рубрика алып бара.

Легендар диктор Рөстәм Нәбиуллинга 80 яшь!
ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, легендар алып баручы Рөстәм Хөснулла улы Нәбиуллин – Татарстан телевидениесенең чишмә башында торучылар арасында.

Бүген аңа 80 яшь тула. "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы исеменнән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Сез безнең өчен үрнәк, ә телевидениегә керткән өлешегез бәяләп бетергесез.

Үз һөнәрендә беренче адымнарын ул телевидениенең Лениногорск студиясендә ясаган. Аның тормышы телевидение белән 56 ел бәйле. Озак елларга сузылган тәнәфестән соң, беренче чыгарылышта ул берничә ел элек телевидениенең нинди булуы һәм нинди шартларда эшләргә туры килү турында сөйли.

1968 елдан ул “Безнен як яналыклары” тапшыруын, шулай ук балалар, әдәби һәм музыкаль тапшыруларны алып бара.

1968 елның мартында ул Казан телевидение студиясендә диктор булып эшли, ә соңыннан “Татарстан” Дәүләт телерадиотапшырулар компаниясенең программалар дирекциясен җитәкли.

Төрле елларда Рөстәм Хөснулла улы меңләгән телеаудиторияне колачлаган «Яңалыклар», «Татарстан», «Идел» кебек тапшыруларның алып баручысы булды.

Узган гасырның 70нче елларында Рөстәм Хөснулла улы тамашачыларның яраткан «Районнар эстафетасы» тапшыруын алып барды.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров