Онлайн трансляция

Свернуть

Дәрвишләр бистәсендәге С.Сәид-Галиев исемендәге мәдәният сарае яңарып ачылды!

Дәрвишләр бистәсендәге С.Сәид-Галиев исемендәге мәдәният сарае яңарып ачылды!

https://tnv.ru

26 Июнь 2020, 14:02

331

0

ТАССРның беренче җитәкчесе Сает Галиев исеме Дәрвишләр бистәсендәге Мәдәният йортына бирелгән. Ремонттан соң яңартылган бинаны Рөстәм Миңнеханов белән Россия Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин ачтылар. Мәдният йорты 60 ел төзекләндерелмәгән була. Менә хәзер яңа җиһаз, яңа төсләр һәм бизәкләр аның тарихи үзенчәлекләрен тагын да ачыграк күрсәтә кебек.

Дәрвишләр бистәсендәге С.Сәид-Галиев исемендәге мәдәният сарае яңарып ачылды!
Дәрвишләр бистәсендәге Сәет Галиев исемендәге мәдәният сарае бүген башкаланың иң заманча биналарыннан аерылмый да. 61 ел элек салынган булса да, ул хәзер яңарган. Ике ел ремонтлана. Бүген ачылуына монда яшәүче халык та, тантанага килгән Президент та шат. Мәдәният сарае турында балачак истәлекләрен Россия вице премьеры, бу көнен Казанда уздыручы Марат Хөснуллин да яңартты.

Фәйрүзә МӘҖИТОВА: Монда килеп кергәч, Ленинградның кышкы сараенда кебек хис итәсең, чөнки андагы стиль алымнары, бизәлеш монда да кулланылган. Бу колонналарда, люстраларда, төстә чагылыш таба. Ни өчен болай дигәнгә җавап гади: 1952 нче елда, бу бинаны Ленинградтан Казанга эвакуацияләнгән кешеләр сала.

Алар үзләре белән эшелоннарга төяп сирәк китаплар да алып килгән. Гёте, Фаустның борынгы басмалары хәзер музейда. Мондагы кадерле документларны Президентка да күрсәтәләр.

Күргәзмәләр залындагы стендларда бина архитекторы Кудвинскийның сызымнары саклана. Төзекләндергәндә реставраторлар аны кулланган. Монда тагын бер сирәк документ - ТАССРның беренче җитәкчесе, вакытлы революция комитеты рәисе - данлыклы Сәет - Галиевнең шәхси эш кенәгәсе. Сәид Галиев образы бүген сәхнәдә. Мәдәният сараеның театр коллективы моннан 100 ел элек булган тарихи вакыйгаларны гәүдәләндерә.

Артистлар өчен монда яңа мөмкинлекләр - сәхнә әйләнә, оркестр чокыры бар. Ут куелган, заманча җиһаз, кино залы, китапханә. Архитектурасы ягыннан бина ничек бар шул килеш калган. Төрле түгәрәкләрдә 3 меңнән артык кеше шөгыльләнә. Алар президент белән онлайн аралашып рәхмәт әйтә.

Ачылу тантанасын телефонына төшереп, шәхсән күзәткән Дәрвишләр бистәсе халкы хәзер монда концертлар сезоны башлануны көтә.

Нәкия МӨХӘММӘТШИНА: Матур, бик матур мәдәни тормыш башланачак.
Мәдинә ШИҺАПОВА: Мин барлык чараларны да күзәтеп барырга тырышачакмын.

Республикада мәдәният йортлары Президентның 100 программасы буенча төзекләндерелә. Һәммәсе шәхси контролендә. Соңгы 5 елда 196 бина тәртипкә китерелде. Быел исемлектә - тагын 37се бар. Мәдәният илкүләм проекты нигезендә быел Казанда тагын 3 мәдәният сарае : Идел буе районында Чулпан, Юдинода Тимер юлчылар һәм Алафузофлар йорты яңарып ишекләрен ачарга тиеш.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров