Онлайн трансляция

Свернуть

ЯҢА ЙӨЗЬЕЛЛЫККА АЯК БАСУ

ЯҢА ЙӨЗЬЕЛЛЫККА АЯК БАСУ

https://tnv.ru

29 Июнь 2020, 11:52

260

0

Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын Владимир Путин 1 ай элек үзе хуплаган иде. Ә бу атнада илбашы Татарстанның барлык уңышларында республика җитәкчелегенең ролен югары бәяләп,  ТАССРның 100 еллыгы белән котлап телеграмма да җибәрде, шәхсән дә котлады. Владимир Путин Татарстанны хаклы рәвештә иң алдынгы төбәкләрнең берсе дип атады.

ЯҢА ЙӨЗЬЕЛЛЫККА АЯК БАСУ
Без бу атнада ТАССРның 100 еллыгы шаукымында яшәдек. Казанда бәйрәм итүнең федераль дәрәҗәдә оештыру комитеты утырышы узды. Аны комитет җитәкчесе, вице-премьер Марат Хөснуллин алып барды. Бер ел әзерлек - йөзләгән вакыйга. Алар бөтен Җир шарын колачлый.

25нче июнь - ТАССРда җитәкчелек вакытлыча революция комитетына күчкән көн. Шушы датадан республиканың үз хөкумәте, идарә органнары формалаша. ТАССР башында торган танылган шәхесләр, алар чорына туры килгән тарихи вакыйгалар, хәлиткеч карарларны Хөкүмәт йортындагы тантанада искә алдылар. Тарихыбыз бай, катлаулы. Бу юбилей исә - икенче йөзъеллык бусагасы. Аңа нинди ниятләр белән аяк басабыз? Безне сәяси, икътисадый, рухи үсешнең нинди юнәлештә дәвам итәчәге кызыксындыра. Бу атнада бәйрәм итүләрдән күренгәнчә, республика үз алдына тагын да зуррак максат куя. Бу - зур инфраструктур үзгәрешләр. Әйдәгез, карыйк.

Марат ХӨСНУЛЛИН, Россия Премьер-министры урынбасары, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүне оештыру комитеты рәисе:
- Встал на эту трибуну и мне показалось, что я на планёрке стою по вводу жилья. Те же лица, ничего не поменялось. Это говорит, что в республике есть преемственность стабильность власти.

Әлеге сүзләр бу атнада матбугатта иң популяр мәкалә исеме булгандыр. "Берни үзгәрмәгән, шул ук йөзләр!" Һәм киләсе йөзъеллыкка Татарстан шул ук состав белән аяк баса. Алда зур максат - инфраструктур үзгәрешләр!

Киләсе 100 еллыкта - инде 2024 елда ук яңа Мәскәү-Казан юлы барлыкка киләчәк. Түләүле трасса аша Россия башкаласына 6 сәгать ярым эчендә барып җитеп булачак. Сәгатенә 130 км тизлектә йөрергә рөхсәт итәчәкләр. Хәзер М7 трассасы Чабаксар, Түбән Новгород аша узса, яңа юл маршруты үзгәрә: Мәскәү - Владимир - Муром - Сергач - Шәле.

Айзат ШӘЙМӘРДАНОВ:
- Татарстанда Идел аша тагын бер зур күпер барлыкка киләчәк. Бу юлысы Лаеш районы аша. 4 кмлы күпер. Шушыннан туры бәреп Шәлегә чыгачак.

Мәскәү-Казан юлы - Европа-Көнбатыш Кытай транспорт коридорының бер өлеше. Бу юл киләчәктә Казахстанга кадәр дәвам итәчәк. 730 млрд сумлык проект. Аны ике мәртәбә тизрәк төзеп бетермәкчеләр. Ул республиканың иктисадын тизләтүгә йогынты ясаучы мөһим фактор булачак.

Марат ХӨСНУЛЛИН, Россия Премьер-министры урынбасары:
- Якын киләчәктә проект әзер булачак. Без инде хәзер үк челтәрләрне ясый башларга җыенабыз. Моны канун рөхсәт итә. Һәм 8 ел урынына 4 ел эчендә бу юлны төзеп бетерергә телибез.)

Тагын бер зур проект - Зур Казан Боҗрасының РКБ янындагы өлеше республика көненә әзер булачак. Дүрт полосалы юл, трамвай юлы, җәяүлеләр кичүе һәм юл киселеше. Һәм бу проектка федераль өстәмә ярдәм күрсәтелә. Федераль үзәк төбәкләргә 100 млрд сум бирәчәген әйтте.

Алабугада хәзер Кама буенча дамба төзелә. Узган ел Татарстанда 100 кмдан артык юл ремонтланган. Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллары проекты буенча Татарстан ил буенча иң яхшылар өчлегендә. Моны Казанга килгән Россия Презиленты ярдәмчесе Игор Левитин да, Марат Хөснуллин да берничә кабат эйтте. Шулай итеп, киләчәктә Татарстан - заманча юллы булачак. Машина йөртүчеләргә генә түгел, җәяүлеләр өчен дә зур эш эшләнә. Биш ел элек төзекләндерелә башлаган Кабан күле яр буе бу. Аны федерал кунакларга тәкдим иттеләр.

Айзат ШӘЙМӘРДАНОВ:
- Кабан күле буйлап көймәдә йөзеп йөрүдән чын мәгънәсендә ләззәт алырга мөмкин. Беренчедән, судан ләм, күл исе килми. Икенчедән, су да берникадәр чистарган кебек. Тирә-юньгә карыйсың - бар җирдә яшеллек, чәчәкләр, бар җир төзек - монда яшисе килә.

Суның чистаруы үзен раслый. Кабан күлендә 5 фито-чистарту корылмалары урнаштыралар. Нәтиҗәдә, гомер булмаганны чумга кошлары монда яши башлады. Су чиста булмаса, монда тукталырлар идеме икән?! Түбән Кабан күле тулысынча быел әзер булачак. Монда спортчыларга резин катлам белән тышланган махсус спорт пирсы, кафе-рестораннар, амфитеатр, ишкәк ишү мәктәбе урнашачак. Мәш килеп ял иткән халыкның фикерен бу атнада президент үзе белеште.

Гомумән, Татарстанның иҗтимагый урыннарын төзекләндерү, булдыру проекты - хәзер Россия төбәкләренә үрнәк итеп күрсәтелә. Ул кешенең яшәешенә тәэсир ясаучы, аның уңайлы мохитен билгеләүче күрсәткеч тә. Төзелеш - мәдәнияткә дә, холыкка да зур йогынты ясый. Менә бу тарихи шәхес Сәет Галиев турында театральләшкән өзек.

Дәрвишләр бистәсендәге Сәет Галиев исемен йөрткән сарай - үзенең йөзен югалтмаган, архитектурасын саклаучы бина. Аны ике ел төзекләндерәләр.

Соңгы биш елда 196 мәдәни бина тәртипкә китерелде. Быел исемлектә тагын 37. Мәдәният илкүләм проекты нигезендә быел Казанда тагын 3 мәдәният сарае : Идел буе районында Чулпан, Юдинода Тимер юлчылар һәм Алафузофлар йорты яңарып ишекләрен ачарга тиеш.


Йөзъеллыкка тагын зур проект - Казан милли-мәдәни үзәген реконструкцияләп бинаны Милли китапханәгә тапшыру. Һәм тагын бер зур план - 5 мең кешелек зур концерт залы төзү. Мәдәнияттән - мәгариф тә зур үзгәреш көтә. Беренче полилингваль мәктәп быел ачылыр дип көтелә. Быел республикада 3 млн.кв метрга якын торак кулланышка тапшырылырга тиеш. Илкүләм проектлар буенча, 2024 нче елга бер кешегә 31 кв метр күрсәткеченә җитү бурычы тора.

Рөстәм МИҢНЕХАНОВ, Татарстан Республикасы Президенты:
- Сегодня Правительство республики отличает оперативное реагирование на вызовы времени, использование самых современных управленческих технологий, а также передового отечественного и зарубежного опыта.

Шулай итеп, Татарстан киләсе йөзьеллыкка инфраструктураны яңартып, зур планнар белән аяк баса. Яңа мөмкинлекләр эзләп, аларны табып һәм үз йөзен саклап.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров