Онлайн трансляция

Свернуть

Быел җәй ял итәргә кая барырга?

Быел җәй ял итәргә кая барырга?

https://tnv.ru

01 Июль 2020, 16:14

277

0

Россиядә туризм тармагы җанлана башлады. Көньяк курортларга халык агыла. Әмма социаль челтәрләрдә күренгәнчә - санитар таләпләрне үтәү турында уйлаучыюк диярлек. Безнекеләр дә авырып кайтмасмы? Туризм тармагындагы кызыксындырган сорауларга бүген - Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов җавап бирде. Пандемиядән зыян күргән өлкәне кем коткарыр? Ә халык үзен үзе сакларга әзерме? Рания Абдрахманова.

Быел җәй ял итәргә кая барырга?
Cәяхәт итәргә рөхсәт булу белән Дамирә Дәүләтшина Кырымга җыена.

Дамирә ДӘҮЛӘТШИНА:
- Кырымга, кызым анда ял итә. оныгым белән . чакыралар. үзебезнең илне күтәрергә кирәк, кем күтәрсен без дә күтәрмәгәч.

Кырым, Сочи , Анапа, Адлер - быелгы иң популяр юнәлешләр, ди туристлык агентлыклары. Алар инде өйдән түгел, офиска чыгып эшли - туристларны кабул итә башлаганнар. Әмма чит илгә һаман чыгарга ярамый әле.

Татьяна ЧМИР - туристлык агентлыгы генераль директоры:
- Кешеләрдә июльгә алынган чил ил юлламалары бар иде. Тик эпидемия һаман да узмаган, шуңа туристлык операторлары аларны туктатты. Тик кешеләрнең акчалары - депозитта кала. Аны - хәл тотрыклануга файдаланып булачак.

Рания АБДРАХМАНОВА:
- Туритслар өчен Россия чикләре ябык, әмма әйтик шулай да Истанбулга барып килергә мөмкин. моның өчен казандагы шул исемдәге паркка килергә мөмкин. Туристлык тармагында эшләүчеләр сүзенә караганда, хәзер нәкъ менә эчке туризмны җәелдерер вакыт.

Әнә Ростуризм башлыгы да ил халкына Татарстанга килергә киңәш итте.

Зарина ДОГУЗОВА - туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе:
- Идел буе төбәкләре турында да онытмыйк. Тверь, Ярославль, Түбән Новгород, Татарстан - аларның барысында да сыйфатлы инфраструктура булдырылган.

Бу тармакта Татарстан - уңай үрнәк итеп әйтеп тә була. Һәрхәлдә, Республиканың туризм буенча дәүләт комитеты рәисе - төбәктә туристлар агымы 30 процентка артты дип белдерде.

Сергей ИВАНОВ - Татарстанның туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе:
- 5нче июньнән алып - башка төбәкләрдән килүчеләр өчен чикләүләр юкка чыкты. Шуңа туристлар агымы әкренләп үсә. Бүген былтыргы күрсәткечнең 25-30 проценты бар инде. Кешеләр әкренләп кайта башлады.

Әмма туристларның ил эчендә сәяхәт итүе зыянга булмасмы? Авыруның тагын да таралуын китереп чыгармасмы? Чөнки социаль челтәрләрдә күренгән видеороликларга караганда, курорт зоналарында саклык чараларын әллә үтәргә ашыгып торган кеше юк.

Бу кырымдагы төнге клубларның берсендә төшерелгән кадрлар. Мондый хәл Татарстанда яки татарстанлылар белән диңгез буенча кабатланмас дип кем гарантия бирә ала?

Сергей ИВАНОВ - Татарстанның туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе:
- Күпләр әле сәяхәт итәргә курка һәм берникадәр вакыт куркачак та. Тик бездә - туристлык ураннарында кешеләр саны чикләнгән. Битлек кияргә һәм ара сакларга кирәк.

Шушы шартларны үтәгән очракта - Татарстанда бүген 8 маршрут буенча туризм юнәлеше ачык. Алар Болгар, Алабуга кебек тарихи урыннарны гына түгел, Ә Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Саба кебек районнарда да кызыклы экскурсияләр тәкъдим итә. Барлык яңалыкларны https://visit-tatarstan.com/ сайтында карарга мөмкин.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров