Онлайн трансляция

Свернуть

4 июль ТНВ телеканалында Сабантуй онлайн форматта узачак!

4 июль ТНВ телеканалында Сабантуй онлайн форматта узачак!

https://tnv.ru

02 Июль 2020, 16:54

317

0

Иртәгә 8: 00 - 20: 00 сәг.  кадәр  ТНВ телеканалында онлайн Сабантуйны күзәтә алачаксыз!

4 июль ТНВ телеканалында Сабантуй онлайн форматта узачак!
«Җырлы-моңлы Сабантуй» телемарафоны 8:10 сәгатьтә башланып, көн дәвамында алып барылачак. Котлау- сәламнәрен төрле район вәкилләре, танылган шәхесләр, эстрада җырчылары җиткерәчәк.

11: 30 сәгатьтә «Халкым минем» тапшыруы дөньякүләм Сабан туе бәйрәменә багышланачак.

12: 00 сәгатьтә Мәдәният институты ЮХИДИ белән берлектә бәйрәм концерты күрсәтәчәк. Концертта төрле милләт вәкилләре катнашачак.

15: 00 сәгатьтә Казан ипподромындагы Татарстан Мәдәният министрлыгы оештырган Сабантуй концерты күрсәтеләчәк.

18: 00 сәгатьтә «Халкым минем» тапшыруы Новосибирск Сабан туе, 20:00 сәгатьтә узган елгы Европа Сабан туена багышланачак.

Онлайн-программалар, бәйрәм тапшырулары, концертлар һәм телевизион котлаулар тамашачыны бәйрәм атмосферасына алып керәчәк. Безнең белән бергә булыгыз! Шулай ук социаль челтәрләребездәге яңалыкларны күзәтеп барыгыз, анда кызыклы уеннар оештырылачак!


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров