Онлайн трансляция

Свернуть

Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирелде! Видео

Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирелде! Видео

https://tnv.ru

03 Июль 2020, 13:25

390

0

Казан - хезмәт батырлыгы шәһәре! "Җиңү" оештыру комитеты утырышында Россия Президенты Владимир Путин бүген - Татарстан башкаласына шундый яңа мактаулы исем бирүне хуплаган. Әлеге дәрәҗәгә - Бөек Ватан сугышы вакытында фронт өчен үзеннән зур өлеш керткән калалар лаек була. Меңеллык тарихы булган шәһәр өчен бу  зур казаныш, ди белгечләр. Башкаланың әлеге исемлеккә керүен хуплап 2 миллионнан артык кеше тавыш биргән. Хезмәт батырлыгы шәһәре исеме - нәрсәне аңлата? Һәм Казан моңа нинди эшләре өчен лаек?

Бөек Ватан сугышында җиңүгә үзеннән зур өлешне тылда керткән шәһәрләрне зурлар вакыт. "Хезмәт батырлыгы шәһәре" исемен бирү дә - Хәтер һәм дан елында әһәмиятле вакыйга булып тора, диде бүген Владимир Путин.

Владимир ПУТИН: Эта инициатива получила поистине всенародную поддержку и позволит по‑особому подчеркнуть самоотверженный подвиг тружеников тыла, беспрецедентную, героическую - по своим масштабам, по организации, по силе воли, духа людей - эвакуацию из прифронтовых районов 25 миллионов человек и почти трёх тысяч предприятий.

Әлеге проект чыннан да халыкта зур кызыксыну уята. Беренчедән, Хезмәт даны шәһәре исемен алырга илнең 28 шәһәре теләк белдерә. Тик аларның 20се генә - мактаулы исемлектә. Алар өчен - илдә миллионлаган кеше тавыш бирде. Әйтик, Түбән Новгород - 846 мең имза җыйган. Уфа өчен - миллионнан артык, Ә Казан өчен 2 миллион 400 мең кеше тавыш бирә. Дәрәҗәле исем бирер алдыннан белгечләр халык фикерен исәпкә алган.

Илсур МЕТШИН - Казан шәһәре мэры:

- Шәһәребезнең мең еллык тарихында - тагын бер мөһим дәвер барлыкка килде. Бөек Ватан сугышы вакытында Казан - меңләгән кешенең икенче йортына әверелә. ҺӘм без аларга да, казан халкына да бу чордагы хезмәтләре өчен зур рәхмәт әйтәбез! Бу - өлкән буынның хезмәт батырлыгына игтибар, җиңү өчен тырышкан тыл һәм предприятие ветераннарының казанышын тану.

Сугыш елларында Казан - фронтны Катюшалар өчен дары, кыр һәм диңгез артиллериясе өчен зарядлар белән тәэмин иткән. Бу чорда шәһәр предприятиеләрендә 20 мең Пе 2 , Пе 8 һәм у 2 бомбардировщигы җитештерелә. 822 мең шинель, 6 миллион пар итек, 2 миллионнар артык гимнастерка әзерләнә. Безгә 70 предприятие эвакуацияләнә.

Илсур МЕТШИН - Казан шәһәре мэры:

- Туган ягыңның бөеклеген аңлау - бик мөһим. Уртак максат өчен өлкәннәр белән беррәттән эшләгән яшьләр - хәзерге буын өчен - зур үрнәк.

Хезмәт даны шәһәре исеменә лаек булган калаларда яшәүчеләрне Владимир Путин шәхсән котлады.

Владимир ПУТИН: От всей души поздравляю - и перечислю эти города - жителей Нижнего Новгорода, Екатеринбурга, Челябинска и Самары, Перми, Нижнего Тагила, Саратова, Омска, Казани, Новосибирска, Ярославля, Магнитогорска, Ижевска, Уфы, Томска, Ульяновска и Иванова, Новокузнецка, Иркутска и Боровичей.

Бу уңайдан 3 июль «Казан» гаилә үзәге янында салют көтелә.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар