Онлайн трансляция

Свернуть

Татар атлары заводы оешуга 100 ел

Татар атлары заводы оешуга 100 ел

https://tnv.ru

04 Август 2020, 17:09

248

0

Бер гасырлык юбилейны бертуган Скоковлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Аларның заводы бары тик чемпионнар гына әзерли. Татар Орлов юртакларын чит илләрдә дә яхшы беләләр.

Татар атлары заводы оешуга 100 ел
Шундый беренче атны сатып алганда хәтта абыйлы-энеле бертуганнарга шәхси милкен-Джибын сатырга да туры килгән. Данлыклы ат заводында Руслан Хөснетдинов та булып кайтты.

Безне Бекас каршылый. Аны Николай Скоков 2006 нчы елда сатып алган. Атларны ул кечкенәдән ярата, әмма 27 елдан бу - төп шөгыленә әверелер дип, әлбәттә, уйламаган.

Николай Скоков һәрбер юртагы турында хозурланып сәгать буе сөйли ала. Аңа Орлов юртакларының чиста нәселен булдыру өчен иң яхшы атлар эзләргә туры килгән. Аларны Киров өлкәсеннән, Пермь крае һәм Алтайдан алып кайталар. Мәскәүдә аукционнарда да катнашканнар.

Николай СКОКОВ-«57 нче татар ат заводы» директоры:
- Хәзерге вакытта Орлов токымлы 140 атыбыз бар. Ат абзарлары-бокслар барысы да замана таләпләренә туры китереп төзелде. Башкача булда да алмый. Быел без Татарстанның данлыклы бренды исемен алдык.

Татар атлары заводы районның Петропавел бистәсе авылы халкын эшле дә иткән. Монда 40 кеше көч куя.

Сергей СКОКОВ-«57 нче татар ат заводы» директоры урынбасары:
- Атларның баш саны артканнан-арта шуңада быел 27 урынга исәпләнгән яңа абзар төзибез.

3 гектар җирләре бар. Анда ат көтуе көтәләр, иген чәчәләр. Быел махсус техника кайтартырга туры килгән. Ир-атларның тырышлыгын районда гына түгел, Республикада да күрәләр. Скоковлар- атчылыкны һәм ат спортын үстерү буенча Президент программасында даими катнаша икән. Казан ипподромында атларын тотуга ел саен Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы аларга субсидия бирә.

Николай СКОКОВ-«57 нче татар ат заводы» директоры6
-Башка төбәкләр безгә хәтта көнләшеп тә карый. Казан ипподромы-иң яхшылардан санала. Ярдәм булгач эшлисе генә килеп тора.

Ат чабышларында илле төрле кубок белән бүләкләнгәннәр. Ә татар Орлов юртагын бөтен илләрдә дә яхшы беләләр. Өч ат хәтта Ким Чен Ын полкында хезмәт итә. Безнең чабыш атлары Кытай, Әфганстан, Казахстан, Кыргызстан һәм әлбәттә Россиянең күп кенә төбәкләрендә дә таралган.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров