Онлайн трансляция

Свернуть

Республиканың мондый җәйге лагерьне күргәне юк

Республиканың мондый җәйге лагерьне күргәне юк

https://tnv.ru

13 Август 2020, 16:32

269

0

3 корпус, клуб, спорт мәйданчыгы, ашханә. Кама тамагы районының гына түгел, республиканың да әле мондый җәйге лагерьне күргәне юк. Рөстәм Миңнеханов аның әзерлеген беренче булып бәяләде.

Республиканың мондый җәйге лагерьне күргәне юк
Аргамак - райондагы беренче балалар сәламәтләнлерү лагере. Аны "җәй балаларга" республика программасы буенча төзиләр.

Тимур СӨЛӘЙМАНОВ - Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары:
- Лагерь җәйге сменалар өчен әзерләнгән. Анда 360 бала ял итә алачак.

Тимур НАЗАРОВ - «Аргамак» лагере директоры:
- Коронавирус пандемиясенә бәйле чикләүләргә карамастан, быел татарстанның шушындый лагерьләрендә 55 мең кеше ял итәр дип планлаштырыла. Балалар һәм яшьләрнең сәламәтлеге, ял итү шартлары - республикадагы өстенлекле юнәлешләрнең берсе икәнлегенә президент та басым ясый.

Дамир ФӘТТАХОВ - Татарстанның яшьләр эшләре министры:
- Республикада әлеге программа буенча 94 лагерь төзү-төзекләндерү планлаштырыла. Әлегә 16сы әзер. Алар Анапа, Тбщн Кама, Чистай, Минзэлэ, Тукай хэм башка районнарда урнашкан. Тагын 7 районда эш дәвам итә. 2019-21нче елларга исәпләнгән программа өчен бюджеттан 7 млрд сум акча буленә. Моның өчен бюджетткан 7 миллиард сум акча тотарга җыеналар.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров