Онлайн трансляция

Свернуть

ТАССРның 100 еллыгына "Бистә 100е"н дә күрсәтәчәкләр.

ТАССРның 100 еллыгына "Бистә 100е"н дә күрсәтәчәкләр.

https://tnv.ru

24 Август 2020, 13:35

281

0

Шулай дип аталган проектны бу көннәрдә татар яшьләре оештырып ята. Максатлары - 29нчы-30нчы август көнне бар халыкны Казанның иске татар бистәсендә җыю һәм бу урынның 100 элек нинди булганын күрсәтү.

ТАССРның 100 еллыгына "Бистә 100е"н дә күрсәтәчәкләр.
Печән базары, Таткультфест та түгел, бөтенләй башка формат бу. Теләгән һәркем анда 20нче гасыр башы киеменнән килә алачак. Проектка, тормыш иптәше Тимур Бикмәмбәтов белән бергә, Наталия Фишман да кушылды инде. Әлеге идеяне хуплап, Татарстан Президенты инстаграмына ролик та урнаштыра. ТАССРның 100 еллыгы - яңа традицияләр булдыр вакыт. Республика көнен милли кием киеп каршылыйк, ди Рөстәм Миңнеханов. Аны Наталия Фишман белән Тимур Бикмәмбәтов ишеткән иде. Бу ролик өчен алар Кабан яры буйлап татар гаиләсе образында уза.

Тәбрис ЯРУЛЛИН («Бистә 100е» проектының идея авторы һәм тормышка ашыручы):
- Һәм болар барысы да 29ы һәм 30ы көнне иртәдән кичкә кадәр. Максат - монда 100 ел элек ничек булган - шул мохиткә чумарга. Шәрык клубы, Сәйяр труппасы. Үзенчәлекле проект аша татар тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү мөмкинлеге бу.

Теләгән һәркем катнаша ала. 20нче йөз башы күлмәкләре, түбәтәй, калфактан килергә кирәк.

Видеороликта төшкән Нурбәк Батулла бәйрәмгә әзер инде. Костюмы да, бүреге дә бар. Яр буе да төзекләндерелгән. Кайчандыр бит монда Тукай, Әмирханнар йөргән.

Проектны танылган тарихчы Әлфрид Бустанов та хуплый. Ул үзе дә роликта төшкән.

Килегез, кызык булачак, ди проектны оештыручылар. Шәһәрне, аның тарихын, милли үзенчәлекләрен яратучыларга менә дигән бәйрәм. Бу моңа кадәр оештырылган Печән базары, Таткультфестка да охшамаган, бар да яңача!


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров