Онлайн трансляция

Свернуть

Яңа М-12 автомагистрале

Яңа М-12 автомагистрале

https://tnv.ru

08 Сентябрь 2020, 15:52

45

0

Илгә триллионлаган суммада табыш китерәчәк трасса! Яңа М-12 автомагистраленең файдасын белгечләр шулай дип бәяли. Исегезгә төшерәбез, июльдә Алабугада узган җыелыш вакытында - Ил Премьер-министры Михаил Мишустин "Европа - Көнбатыш Кытай" юлының Россиядәге өлешен төзүгә старт бирде. Аның югары тизлекле, түләүле "Мәскәү - Казан" өлешен 2024нче елга төзеп бетерергә җыеналар.

Яңа М-12 автомагистрале
Автобан - илдәге иң зур юл төзелешенә әйләнергә тора. Маршрутның 100 чакрымнан артыгы - Татарстаннан узачак. Аның Татарстанга гына түгел, илгә дә - нинди файда китерә алачагын - Рания Абдрахманова белеште.

Займище бистәсе янындагы күпер - Иделнең ике як ярын тоташтыручы Татарстандагы бердәнбер автомобиль күпере ул. Узган гасырның 80нче елларында ук төзелгән. Бүген биредән тәүлегенә 40 меңнән артык автомобиль уза. Бу исә нормативтан ике тапкырга күбрәк. Хәрәкәтне киметүнең юлы бар - тагын бер күпер төзү. Хәзер сүз бара торган яңа М12 трассасы проектында ул бер вариант буларак карала. Россия белән күрше булган илләрдә шундый яңа юллар бар. Бездә дә төзелсә, ул Европа белән Кытайны тоташтырып кына калмыйча, булган юлларны да бушатырга ярдәм итәчәк. Шул исәптән, м- 7 трассасын да.

Михаил БЛИНКИН, Россиянең транспорт икътисады һәм транспорт сәясәте институты директоры, «Югары икътисад мәктәбе» фәнни-тикшеренү университеты профессоры: 
- М7 трассасының өчтән бер өлеше - торак пунктлар аша уза. Алар арасында - Татарстан авыллары да бар. Бу нәрсә дигән суз? Мин юлның өчтән бер өлешен - торак пунктлар аша сәгатенә 60 чакрым тизлек белән барам, моннан тыш әле светофорларда туктыйм. Халыкара стандарт буенча, мондый тизлектән файда да, иктисадый нәтиҗә дә юк.

Белгечләр исәпләвенчә, яңа трасса аша - 70 миллион тонна йөк ташылачак. Россиядәге машина төзелеше, нефть-газ химиясе һәм металлургия оешмаларының күбесе дә - нәкъ менә әлеге магистраль узачак зонада урнашкан. Шуңа юлның икътисадка булачак уңай йогынтысын триллион сумнар дип бәялиләр. "Бу аерым оешмалар өчен генә түгел, ә республика, ил икътисады өчен дә зур этәргеч булачак трасса", ди белгеч. Җитештерү артачак, яңа эш урыннары барлыкка киләчәк. Шул ук юл кырыйларында машиналарга хезмәт күрсәтүче оешмалар ачылачак.

Рәшит НИЗАМОВ, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры, техник фәннәр докторы:
- Татарстан - җитештерү буенча алга киткән төбәк. Безнең Түбән Новгород белән дә, Самара, Мәскәү белән дә иктисадый элемтәләребез нык. Шуңа бу юл - БЕЗНЕҢ икътисад өчен кирәк. Әлеге көчле транспорт коридоры - йөк ташуны гына арттырып калмыйча, хәрәкәтне тизләтәчәк, бөтен яктан яңа мөмкинлекләр бирәчәк.

Былтыр Мәскәү белән Санкт-Петербург арасында шундый югары тизлекле М11 трассасы төзелде инде. Шуннан соң бу участокта аварияләр саны ике тапкырга кимегән, үлүчеләр 3 тапкыр азайган. М-12 трассасында да светофорлар, җәяүлеләргә чыгу урыннары каралмаган. Каршы як хәрәкәтне киртә аерып торачак һәм трассага каян телисең шуннан кереп булмаячак. Моның өчен махсус урыннар планлаштырыла.

Рәшит НИЗАМОВ, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры, техник фәннәр докторы:
- Автострада - ул, беренче чиратта, бер-берсенә каршы хәрәкәт итүче машина агымнарын аеру, ягъни каршы полосага чыгып булмаячак. Бу бик уңайлы. Безнең Татарстанда да яңа төрле технологияләр файдаланыла. Әйтик, тавыш каты ишетелмәсен өчен махсус киртәләр куела, димәк, юлның якын булуы бу тирәдә яшәүчеләргә комачауламый.  

М12не дә М11гә охшатып проектлыйлар. Юлны урманнардан, табигый тыюлыклардан һәм торак пунктлардан мөмкин булган кадәр ераграк салырга җыеналар.

Михаил БЛИНКИН: 
- М11не салганда, белгечләр халык белән куп аралашты, табигатьне ничек саклаячаклары, компенсация чаралары, кайбер урыннарда трассаны үзгәртү турында аерым фикерләштеләр. Бер генә проект авторы да үз теләге белән урман кисәргә алынмый инде. Шуңа һәрвакыт төпле вариантлар карала.

М12 трассасының Татарстан территориясендәге төгәл маршруты әлегә билгеле түгел. Аның Чувашия белән чиктән башланып - "Саескан тавы- Шәле" юлына кадәр дәвам итәчәге билгеле. Проектны әле әзерлисе бар. Ул юл хезмәткәрләре, табигатне саклаучылар һәм җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып төзеләчәк, диде Михаил Блинкин.

Әгәр дә без тагын бер ел, биш ел уйлап-фикерләшеп торсак Европага илтә торган юл безнең янәшәдән, Россиянең кырыеннан узачак. Альтернатив планнар бар инде. 




Комментарии 0

Аватар