Онлайн трансляция

Свернуть

Республика клиник хастаханәсендә авыр хәлдәге пациентны үлемнән йолып калалар!

Республика клиник хастаханәсендә авыр хәлдәге пациентны үлемнән йолып калалар!

https://tnv.ru

09 Сентябрь 2020, 16:24

465

0

Коронавирус, ашказанының бер өлешен кисү, рәттән 3 операция. Мондый очракларның 90 проценты үкенечле тәмамлана диләр. Ә Республика клиник хастаханәсендә шундый авыр хәлдәге пациентны үлемнән йолып калалар.

Республика клиник хастаханәсендә авыр хәлдәге пациентны үлемнән йолып калалар!
37 яшьлек ир-ат 3 ай эчендә Казанның 3 хастаханәсендә дәвалана. Бүген исә ул, сәламәтләнеп үз аякларында өенә кайтып китте. Могҗизага тиң очрак турында - Рания Абдрахманова.

Үзен Александр дип таныштырган ир-атка 37 яшь. Сәламәтлек саклау тармагында эшләгән. Битлек киеп, кулларны даими эшкәртеп йөрдем, ничек эләктергәнемне хәзергә кадәр аңламыйм, ди. Компьютер томографиясе үпкәләренең 40 проценты ялкынсынган булуын күрсәтә.

Александр ИВАНОВ:
- Ковидны авыр кичердем. 7нче хастаханәдә яттым. Температура югары, билгеләре ачыктан-ачык иде. шулай да - үпкәләрне ясалма эшләтү аппараты кирәк булмады , антибиотиклар белән дәваладылар. Аннан үз аягымда чыктым.

Әмма ай ярым вакыт узуга - ир-атны кабат ашыгыч ярдәм машинасы алып китә. Бу юлы - ашказаны авыртып.

Руслан ЗЕФИРОВ - Республика клиник хастаханәсенең 1нче номерлы хирургия бүлеге мөдире:
- Коронавирусны дәвалаганда -ул гормоннар дозасы алган, иммунитеты төшкән. Каны начар куера башлый, организмындагы күзәнәкләрнең микроциркуляциясе бозылган.шуңа ашказаны - эчәк трактында кан ага башлаган.

Ир-атны башта Казанның 18нче хастахнәсенә алып киткәннәр. Анда тиз арада операция ясала. Икенче көнне үк - ашказанының башка урыннары тишелүе ачыклана, кабат операция, органның бер өлешен кисеп алырга туры килә.

Руслан ЗЕФИРОВ - Республика клиник хастаханәсенең 1нче номерлы хирургия бүлеге мөдире:
- Әлеге хирургия чараларына карамастан, ул ркбда реанимация бүлегендә ятты. Соңгы операциядән соң ике көн узуга - без тагын операция ясадык. Тагын ашказанын кистек. Авыру бик авыр хәлдә булса да - тернәкләнә алды.

Гадәттә мондый хәлләрнең - 90 проценты начар тәмамлана ди табиблар. Шуңа Александрның тернәкләнүен могҗизага тиңлиләр.

Александр ИВАНОВ:
- Язваның нәрсә икәнен дә белми идем. Моңа кадәр беркайчан да ашказаныннан зарланганым булмады. Коронавирус шулай тәэсир ясагандырмы... Бер-бер артлы, 3 операция , ниләр кичергәнемне аңлата да алмыйм.... якыннарым яныда булганга гына җиңеп чыктым, табибларга рәхмәт.

Табиблар сүзенә караганда, шушы вакыт эчендә Александр 20 килограммга ябыккан. Хәзер хәле яхшы. Бүген аны - өенә җибәрделәр.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров