https://tnv.ru
01 Октябрь 2020, 10:36
227
0
Беренче октябрьдән Татарстанда өлкәннәр ункөнлеге башлана. Бушлай мунча, чәч кистерү, зоопаркка сәяхәт, музейларга керу мөмкинлеге. 952 мең олы кеше шундый хезмәттән файдалана алачак. Бүген Татарстанда яшәүчеләрнең 24 проценты - пенсионерлар.

Бу хезмәттән 1нче октябрьдән һәр өлкән кеше ташламалы рәвештә файдалана алачак. Моның өчен пенсионер таныклыгы гына кирәк. Аяк кием ремонтлау, чәч алдыру кайбер салоннарда - бушлай.
Моннан тыш зоопаркка сәяхәт һәм 1сеннән 6нчы октябрьгә кадәр муниципаль музейларга керү бушлай. Өлкәннәр өчен 1нче октябрь көнне кайбер мунчалар да түләүсез. Казанда 5нче, 9нчы, 10нчы һәм 12нче номерлы мунчалар. Өлкәннәр бу чорны түземсезләнеп көткән.
Йөзү, футбол, бильярд, җирле сәнгать мәктәпләрендә концертлар. Тулырак программа белән экранда күрсәтелгән номерлар буенча шалтыратып танышырга була. Пандемия сәбәпле, катнашучылар саны чикле.
Өлкәннәр ункөнлегендә табиблар ялгыз пенсионерларның өенә килеп хезмәт күрсәтәчәк. Андыйлар Татарстанда 15 меңгә якын. "Өлкән буын" федераль проекты гериатрия ярдәмен үстерүне күздә тота. Республиканың 29 муниципаль берәмлегендә быел 51 шундый кабинет ачыла.

Бүлешергә
Комментарии 0