Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда булган янгында берюлы 5 кеше үлә!

Казанда булган янгында берюлы 5 кеше үлә!

https://tnv.ru

11 Ноябрь 2020, 16:30

222

0

Ут Адмирал урамындагы бинада килеп чыга. Үлгән кешеләрнең барысы да сак хезмәтендә эшләүче ир-атлар. Әлеге хәл буенча Тикшерү комитеты җинаять эше ачты. Ни өчен коткаручылар, бина эчендәге кешеләрнең исән калу мөмкинлеге булмаган дип белдерә.

Казанда булган янгында берюлы 5 кеше үлә!
Янгын сүндерүчеләр иртәнге 4тә бу урынга килеп җитә. Ярты сәгать эчендә бинадагы утны сүндерәләр. 58 кеше тар коридорлы корылманы саклап кала ала, ләкин 5 кешенең гомере өзелә. Иртәнге якта аларның үле гәүдәләренгенә алып чыгалар. Якыннары өчен бу хәл шок иде.

Үле гәүдәләрнең бинаның ике катында керү юлыннан иң читтә коридор ахырында булган бүлмәдән табалар. Монда оешма эшчеләре яшәгән. Шул ук вакытта бинада янгын турында кисәтә торган җиһазлар урнаштырылмаган була.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчелеге эчкә кереп бинаны күргәч, монда исән калу мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә дип бәяли.

Константин ЧАНЫШЕВ, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары:
- Бинада калган кешеләр янгын турында вакытында белмәгән. Янгын көчәйгәч аларның бүлмәдән чыгу мөмкинлеге булмаган. Бүлмәдәге тәрәзәне дә ача алмаганнар. Чөнки ул рәшәткә белән капланган.

Бинаның эчке ягы панель пластик белән тышланган. Шуңа янгын тиз арада бар җирне чолгап алган дип фаразлыйлар. Фаҗига урынына иртән ук Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков килде.

Руслан ГАЛИЕВ,Татарстан Прокурорының өлкән ярдәмчесе:
-Татарстан прокуроры янгынның сәбәпләрен билгеләү, кешеләрнең үлемен тикшерү бурычын Казан прокурорына йөкләде. Шулай ук милек хуҗасын бинада янгынга каршы куркынычсызлык чаралары үтәлешен тикшерәчәк.

Бу йорт элек Казан вертолет заводына караган. 1 ай элек аны «СпектрПодряд» ширкәте сатып ала. Монда торак йортлар төзергә җыенганнар. Бинаның хуҗалары белдергәнчә, аны саклау эше шәхси оешмага йөкләнгән була.

"Килешү шартларында язылганча, саклык оешмасы үз хезмәтен тәүлек буе күрсәтә (эш, ял, бәйрәм көннәрен дә кертеп). Объектта янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү дә "ЧОО "АБ" җәмгыяте вазифасына карый"

Үлгән биш кеше дә - "ЧОО "АБ" - "Агенство безопасности" шәхси сак хезмәтендә эшләгән дигән мәглумат бар. Без алар белән буген элемтәгә чыга алмадык.

Әлеге фаҗига буенча тикшерү комитеты җинаять эше ачты. Алар янгын чыгуның әлегә беренче сәбәбе дип, электр үткәргечләрнең төзек булмавын атый.

Андрей ШЕПТИЦКИЙ, Татарстан буенча Тикшерү комитеты башлыгы ярдәмчесе:
- Якынча мәгълүматлар буенча, янгын электр үткәргечләрнең төзек булмавыннан чыккан. Бина эчтән пластик панель белән тышланган, шуңа бик каты төтен була. Хәзер эскпертиза билгеләү мәсьәләсе хәл ителә, тикшерү дәвам итә.)

Янгын чыккан бина - тарихи әһәмияткә ия. Аның поҗардан соң нинди хәлгә килүен бүген Мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитет белгечләре тикшергән инде.

Иван ГУЩИН, Татарстан мәдәни мирас объектлар саклау буенча комитеты рәисе:
- Без бинаны барып карадык, тикшердек. Бинаның эчке өлешенә генә зыян килгән. Тышкы өлеше, түбәсе төзек.

Әлеге бина узган гасырның 30 елларында торак йорт булган. Ул һәйкәл буларак теркәлмәсә дә, шәһәрнең тарихи йөзен формалаштыручы бина буларак саклана. Монда килеп чыккан фаҗиганең төп сәбәбен тикшерүчеләр ачыкларга тиеш.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров