Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанның Беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев хөрмәтенә Казанда фотокүргәзмә ачылды.

Татарстанның Беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев хөрмәтенә Казанда фотокүргәзмә ачылды.

https://tnv.ru

21 Январь 2021, 14:25

209

0

Йөзләгән сурәттә - зур, бай сәяси тормыш юлы. Рәсми фотолар янәшәсендә бик халыкчаннары да бар. Беренче Президент -  вакыйгалар үзәгендә кайный, кешеләр арасында. Аның яратып әйтә торган бер сүзе бар: “Кешеләрне яратырга кирәк! Кешеләрне яратмыйсың икән, җитәкче булып та торма,  бернәрсә вәгъдә дә итмә”. Бик таныш һәм сирәк фотолардан торган күргәзмәне Фәйрузә Мәҗитова куреп кайтты.

Татарстанның Беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев хөрмәтенә Казанда фотокүргәзмә ачылды.
Татарстанның беренче президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә бүген - 84 яшь. Казанныж күргәзмәләр залындагы әлеге фото-видеоларда - аның үткәне. Ул - тулы бер чорны колачлаган олуг шәхес. Аның юлы - Татарстан юлы.

Бу зур күргәзмәне алар Рөстәм Миңнеханов белән карыйлар. Фотосурәтләрнең байтагында да - алар бергә. Республика тормышындагы мөһим мизгелләрне дә бергәләп кичерәләр. Бу узенчәлекле фотолар белән танышырга буген ук куп кеше килде. Кайберләренә узе экскурсия уздырды. Ул гомере буе шулай - кешеләр арасында. Узе белгәнне башкаларга җиткерергә ашыга.

Рафаэль ХӘКИМОВ, Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры киңәшчесе:
- Тарихта карасаң, тарих күзлегеннән андыйлар күп булмады, авыр елларда бик безнең бәхет булды ул килеп чыгу.

Менә бу фотоларда - 90нчы еллар - Республика үсеше өчен хәлиткеч чор. Декларация, Конституция кабул итү, Шартнамә төзү. Ул елларда Минтимер Шәймиевнең зирәк сәясәте аркасында республикада милләтара, конфессияара дуслык урнаштырыла, төрле тармакларда - икътисад, мәдәният, социаль өлкә булсынмы - мөһим проектларга нигез салына.

Салават ФӘТХЕТДИНОВ, Татарстанның халык артисты:
- Татарстанга фундамент салган кеше ул, ныклы фундамент салган кеше, ттарстанны татар халкын берләштереп ил төзегән кеше ул.

Минтимер Шәймиев табигате буенча гади, гади кешегә һәрчак игтибарлы. Бу фотолардан да куренә. Ул тормышка ашыра башлаган тузган торак, газлаштыру кебек социаль проектлар үз вакытында халыкның тормышын уңайлатуда хәлиткеч роль уйнады. Дистә ел элек яңарыш проекты Республикада халыкларының рухи мирасын саклап калуга юл ачты. Ә узган ел күптелле "Адымнар" мәктәбе төзелеп, Татарстан мәгарифендә яңа чор башлады. Әйтте дә, эшләде дә!

Әсгать СӘФӘРОВ, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе:
- Шундый зур ихтыяр көченә ия булган, үз-үзен кулда тоткан, көчле булган башка кешене мин белмим. Әлеге сыйфатлар аны бу тормышта бөек шәхес буларак саклап калырга ярдәм итә.

Дәүләт һәм халык алдындагы казанышлары өчен Минтимер Шәймиевкә ил Президенты Указы нигезендә Хезмәт Герое исеме бирелде. Минтимер Шәриповичның туган ягы Әнәк авылында аңа бронзадан бюст - сын куелды.

Марат ӘХМӘТОВ, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары:
- Мин хәтерлим авыл хуҗалыгының хәйран какшау еллары иде, нефтьнень дә бәясе юк, әммма шулай булуга карамастан авыл хуҗалыгы гел өстенлекле юлда булды аның авылны))клуга тарышуы л чорда җыелган бик күп кыенлыкларны уңышлы чыгарга мөмкинлек бирде.

Татьяна ЛАРИОНОВА, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары:
- Минитмер Шәймиев уникаль кеше. Мин һәрчак әйтәм әгәр мин аллахы тәгалә тарафыннан үзем өчен ниндидер мөһим әйбергә лаек булганмын икән - бу беренче чиратта озак еллар Минтимер Шәймиев белән бргә эшләү мөмкинлеге. бу зур бәхет, зур бүләк һәм бик зур җаваплылык.

26 залга урнаштырылган 133 экранда Республиканың яңа тарихындагы 30 еллык чор күрсәтелә. Монда Минтимер Шәймиевның шәхси архивындагы сирәк фотолар да видео материаллар да урын анган. Менә 1991 нче лда татарстан президентының вәкаләтләренә керешү тантанасы монысы 2013 елда казанда узган Универсиада ачылу. тантанасы.

Аларны теләгән һәркем - хәзер шушы залларга килеп күрә ала. Минтимер Шәймиевнең үткәне белән Татарстан кичергән вакыйгалар аша танышып була.

Бүген Минтимер Шәймиевне бөтен республика котлый. Социаль челтәрләрдә менә шундый онлайн фото күргәзмә. Һәркемнең аның белән бәйле истәлекләре бар. Минтимер Шәймиевкә булган игтибар, ихтирам буген күргәзмә залы чикләренә генә сыймады. Бу инде шәхесенең бөеклеге һәм халыкның мәхәббәтен раслый. 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров