Онлайн трансляция

Свернуть

Бәяләр бәйдәме?

https://tnv.ru

08 Февраль 2021, 17:12

93

0

Бу атнада Берләшкән милләтләр оешмасы вәкилләре дөньяда сигезенче аен рәттән азык-төлеккә бәя арта дип белдерде. Алар әйтуенчә, хәзерге бәяләр соңгы 7 елда иң югарысы. Ашлык, сыек май һәм шикәр хакы бик нык күтәрелде дип бәяли белгечләр.

Бәяләр бәйдәме?
Дөнья базарындагы хәл бездә товар бәясенә тәэсир ясамый калмаячак. Бу уңайдан безнең илдә дә берничә мөһим фактка игтибар итик. Пәнҗешәмбе Владимир Путин белән очрашуында илнең иктисадый усеш министры  белән дә шушы темага сөйләштеләр. Узган ел ахырында кайбер төр ризыкка бәягә чик куйган иделәр. Алар 1нче апрелгә кадәр саклана. Ә менә аннан соң бәяне йөгәнләп торырлармы? Анысын мартта гына хәл итәбез диде министр. 

Генераль прокуратура исә, әле теге вакытта кутәрелгән бәяләрнең сәбәбен ачыклый. Бу атнада хәбәр итүләренчә, прокурорлар тикшерә башлагач, кайбер төбәкләрдә бәя төшә. Кайдадыр, кутәрергә җыенган булсалар да туктап калалар. Илнең 8 төбәгендә бәяне нигезсез  кутәргән өчен оешма җитәкчеләренә кисәту хаты җибәрелә. Бу исемлектә Татарстан да бар.Бәя күтәрелүгә халык бик сизгер. Хакларны чагыштырып утырмаучылар да, ахыргы сумманы күреп барысын да аңлый.   

Нәрсәгә артты дип сораганчы, нәрсәгә артмады дип соравың хәерле, ди сатучылар. Түбән Мактамада әле ярты ел ачылган кибет бу. Бәяләрнең уйнавына хуҗалары инде ияләшергә өлгергән. Шикәрне генә алыйк. Ә менә Габдрахман авылындагы кибеттә шикәр бөтенләй юк. Хуҗа кеше бу темага артык аралашырга телмәсә дә ни өчен икәнен аңлатып бирде.

Декабрьдә хөкүмәт социаль әһәмиятле товарларга бәя артуны туктатты. Кибетләрдә шикәрнең килосы 46, сыек майның бер литры 110 мең сумнан артырга тиеш түгел дигән чик куйдылар. Гыйнварда илдә шикәргә бәя 2 процентка кими, йомырка арзаная. Ә менә көбагыш маеның хакы үзгәрми диярлек. Ә ипи, макарон эшләнмәләре, иткә бәя арта. Быелның беренче аенда Татарстан буенча продукциягә уртача бәяләрне карасак - менә алар экранда. Кимү дә, арту да бар. Илнең икътисади үсеш министры хөкүмәт тарафыннан күрелгән чаралар кибет киштәләрендә сәгате көне белән чагылмаячагын искәртте. Җитештерүче, эшкәртүче, тәэмин итүче, кибетләр чылбырында һәр нәрсә бәйләнештә.

Бәяне арттыруга икътисадый нигез бармы-юкмы? Моны монополиягә каршы хезмәт, Роспотребнадзор, икътисад министрлыгы, прокуратура күзәтеп тора.

Айрат ШӘФИГУЛЛИН, монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе:
- Кибеттән генә тормый бит, предприятиедән тора, мол заводлар. Менә әле генә безгә бер кибет шалтыраттты Зәй шикәр заводы бәяне күтәрде дип.

Мондый хәбәрләр эзсез юглымый. Тикшерәләр. Монополиягә каршы хезмәткә Түбән Кама, Казан, Дәрвишләр бистәсендә йомырка хакларын арттырып сату очраклары турында да хәбәрләр килә.

Айрат ШӘФИГУЛЛИН, монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе:
- Күтәргәннәр иде. кабйреләре әле договор төземәгән булган..Күтргә договор төзеделәр.

Декабрь, гыйнвар айларында Татарстан прокуратурасы бәяләрнең арту-артмавын тикшерә. Бу эш генераль прокуратура йөкләмәсе буенча алып барыла.

Рамил ӘХМӘТҖАНОВ, Татарстан прокуратурасының дәүләт мәнфәгатьләрен яклау законнарының үтәлешен күзәтчелек итү бүлеге прокуроры:
- Татарстан Прокуратурасы азык-төлеккә һәм башка товарларга җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр тарафыннан ваклап сату бәяләрен арттыру мөмкинлеге турында материаллар тикшерелде. Аның нәтиҗәләре буенча биш предприятие җитәкчесенә социаль әһәмияткә ия товарларга бәяләрнең нигезсез артуына юл куймау турында кисәтүләр игълан ителде. Тикшерү барышында шулай ук Минзәлә, Яшел Үзән ипи пешерү заводларының икмәккә бәяне чимал һәм энергиягә чыгымнар арту сәбәпле арттыруы ачыкланды. Әлеге предприятиеләр җитәкчеләренә дә бәяләрне нигезсез арттыруга юл куймау максатыннан кисәтүләр игълан ителде.

«Казанская мельница», «Челныхлебопродукт» җәмгыятьләре, Зәй икмәк пешерү заводы, Казанның Эделвейс җәмгыятенә карата да бәяләрне нигезсез күтәрү ярамаулыгы турында кисәтү ясала.

Лаеш районы прокуратурасы тавык йомыркаларына ваклап сату бәяләрен арттыру очрагы буенча кошчылык комплексы җитәкчесенә закон таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү ясалды. Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә тавык йомыркаларына бәя киметелде.

Бу мәсьәлә игътибар үзәгендә кала. Шикәр җитештерүчеләргә ташламалы кредитлар, он җитештерүче, ипи пешерүчеләргә субсидияләр.Барлык бу чаралардан да нәтиҗә көтәләр.

Комментарии 0

Аватар