Онлайн трансляция

Свернуть

Бензин бәясе арта

Бензин бәясе арта

https://tnv.ru

09 Февраль 2021, 17:10

180

0

Татарстанда соңгы ике атнада - бензинга бәя арта. 92нче марка бензин 43 сумга җитеп бара, 95нчесе - 46 сумнан артып китте. Моны биржадагы бәя арту белән аңлаталар. Шушы үзгәрешкә карамастан, Идел буе округы төбәкләре арасында - республикада бензин иң арзаннарның берсе булып кала. Ике ел тирәсе тотрыклы торган бәяләрнең - кисәк кенә кутәрелуе ни белән бәйле соң? Алга таба да артачакмы?

Бензин бәясе арта
Казандагы шәхси ягулык салу станцияләренең берсе бу. 92нче маркалы бензин - 42 сум 50 тиен, 95лесе - 45 сум 50 тиен тора.

Элек бу станциядә якынча 20 литр - 815-820 сумга чыга иде, хәзер - 850 сум.

Статистика мәгълүматына караганда, Татарстанда бәя соңгы ике атнада күтәрелә башлый. гыйнвар ахырында гына 2 мең сумга ягулыкны бакка туп-тулы итеп тутырып була иде, хәтта капкаларга алырга да кала иде, ә хәзер юк.

Моны тикшерүләр дә раслый. Риа Новости шундый рейтинг төзегән. Кайсы төбәктә - уртача хезмәт хакына күпме бензин алып була. Беренче өч урында - Мәскәү шәһәре, Ямал Ненец һәм Чукотка автономияле округлары. Татарстан - 35нче урында. Бездә уртача хезмәт хакына 92нче маркалы бензинны 799 литр сатып алып була.

Татарстанда бензин бәясе 2020нче елның июненнән бирле тотрыклы иде. Ул гыйнвардан узгәрә башлый. Илдә ягулык бәясе артуны - белгечләр - бензин җитештерүче заводларның сату бәясе һәм биржадагы бәя үзгәрүе белән аңлата.

Роберт ГЫЙЛӘҖИЕВ, Татарстанның ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалануны һәм аларның сыйфатын тәэмин итү буенча идарә җитәкчесе:
- Алар декабрь белән чагыштырсак январь башында бер тоннасына 5 мең сумга күтәрделәр. шуңа заправкаларда сатучылар да күтәрергә мәҗбүр булдылар.

Татарстанда бүген Меңнән артык ягулык салу станциясе бар. Шуларның 30 проценты - урта һәм кече бизнес вәкилләре. Бәяләрне арттырсак та, инфляция күләменнән дә зуррак күрсәткечкә түгел, ди алар.

Ирек СӨЛӘЙМАНОВ, Татарстанның нефть продуктлары белән тәэмин итү предприятиеләре берләшмәсе рәисе:
- Россиядә нефть продуктларының бәясе - булеп сатканда - инфляция куләменнән зуррак күрсәткечкә артырга тиеш түгел. ел саен ул 4-5 процент. Ягъни кварталлап бүлсәк, 1әр процент. Соңгы ике елда - хәтта шул күрсәткечкә дә арттырмый торган идек әле. Ә хәзер - күпләп сату бәясе артты. Без 5 сумга алып, 4 сумга сата алмыйбыз бит инде.

Күпләп сату бәясен көйләүче юк, ди АСЗ җитәкчеләре. Шуңа бәя йөгәнсез. Россия энергетика министрлыгы - әлеге мәсьәләне кхзәтеп торачакбыз дип ышандырды инде.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров