Онлайн трансляция

Свернуть

Җылылык өчен декабрьнекеннән дә зуррак суммалы квитанцияләр килгән

Җылылык өчен декабрьнекеннән дә зуррак суммалы квитанцияләр килгән

https://tnv.ru

10 Февраль 2021, 17:11

188

0

Татарстан халкы гыйнвар ае өчен счет-фактуралар ала башлады. Казан халкына җылылык өчен декабрьнекеннән дә зуррак суммалы квитанцияләр килгән. Министрлык җитәкчелеге һәм белгечләр шулай булыр дип фаразлаган иде инде. Әмма суммалар халык өчен барыбер көтелмәгән булып чыкты. Кайберәүләр акчаны янга калдыру өчен, җылылыкны азрак та файдаланган була. Килгән суммадан риза булмасагыз, кая барырга?

Җылылык өчен декабрьнекеннән дә зуррак суммалы квитанцияләр килгән
Татарстан халкы гыйнвар ае өчен счет-фактуралар ала башлады. Казан халкына җылылык өчен декабрьнекеннән дә зуррак суммалы квитанцияләр килгән. Министрлык җитәкчелеге һәм белгечләр шулай булыр дип фаразлаган иде инде. Әмма суммалар халык өчен барыбер көтелмәгән булып чыкты. Кайберәүләр акчаны янга калдыру өчен, җылылыкны азрак та файдаланган була. Килгән суммадан риза булмасагыз, кая барырга? Рания Абдрахманова тулырак.

4745 сум Казанда яшәүче Наилә Мишанинага бер булмәле фатир өчен килгән. Декабрьдә 4200 булган, хәзер җылылык 400 сумга арткан. Узган елларда 3 мең ярымнан артканы юк иде ди.

Декабрьдә үк зур сумма килгәнгә аптыраган Вәлиуллиннар гаиләсе - гыйнварда - акчаны янга калдыру өчен - җылылыктан азрак файдаланырга тырышкан. Әле сарыф итмәгән очрака да - 7 мең сумлык квитанция алалар.

Ни өчен экономия ясарга һәм туңарга туры килә? Ә җылылык өчен сумма арта бара? Сорауны - торак комплексның идарәсе оешмасына юлладык.

Айдар ӘМИНЕВ - идарәче оешмада директор урынбасары
- Күп очракта халык - нәрсә өчен түләве турында белеп бетерми. без үз ягыбыздан аңлатырга тырышабыз инде. Әйтик, декабрьдә уртача айлык температура - түбән иде. Ноябрь дә, декабрь дә, гыйнвар да - салкын килде. Шуңа җылылыктан файдалану артты. Моны - аларның шәхси исәпләү җайланмалары да күрсәтә.

Шәхси счетчигы булучылар бер хәл, ә чагыштырмача иске - гомуми счетчиклы йортларда торучыларга нишләргә?

Әйтик, Яр Чаллыда шундый очракларны прокуратура ачыклады. 3 идарәче оешма декабрь акчасын дөрес исәпләмәгән. Квитанциядәге саннарның - чыннан да дөреслеккә туры килгәне-югын ничек тикшереп була соң?

Сергей КРАЙНОВ Татарстан дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе
- Беренче чиратта - идарәче оешма директорына язма рәвештә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аннан язмача алынган җавап - сезне канәгатләндерми икән - бу мәсьәлә буенча торак инспекциясенә, күзәтчелек органнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. шул очракта без тикшерә алачакбыз.

Әлегә Казанның бердәм хисап үзәкләрендә кеше юк диярлек. Чөнки халыкка квитанцияләрне әле тарата гына башладылар. Яңа суммалар - яңа тикшерүләргә китермәсме? Алга таба күренер.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров