Онлайн трансляция

Свернуть

Гаилә 6 ел мунчада яши!

Гаилә 6 ел мунчада яши!

https://tnv.ru

12 Февраль 2021, 15:37

260

0

Менделеевск районы Актаҗик авылында гомер итүче Курихиннар гаиләсе 6 ел мунчада яши. Дөрес, ул мөмкин кадәр яраклаштырылган. Тик барыбер яшәү өчен шартлар юк. Биш баланың берсенә генә 18 яшь тулган. Калганнары балигъ түгел, иң кечесенә 11 ай. 2 балалары инвалид. Гаилә йорт салу нияте белән авыл читеннән йорт ала, тик акчалары мунча һәм маллар өчен абзарга гына җитә. Йорт салырга ярдәм сорап күп тапкыр җирле хакимияткә мөрәҗәгать иттек диләр. Чынлыкта хәл ничек һәм урындагы түрәләр аны нәрсә дип аңлата?

Гаилә 6 ел мунчада яши!
Гаилә башлыгы мондагы җылыту системасын күрсәтә. Мунчаның юыну бүлмәсен өй итеп 5 бала үстерәләр. Иң зурысына быел 18 тулган , кечкенәсе 11 айлык.

Курихиннар гаиләсе менә шушы бинада яши. Мәйданы 2,5 метрга 5 метр. Күргәнегезчә мин тураеп баса алмыйм. Йокы бүлмәсе, уен урыны да бу, кер юу машинасы да шушында. Гаилә шундый шартларда яши.

Яшәгән җирләре кысан булса да, сарайда терлек асрыйлар. Туганнары кредит алып ярдәм иткәннәр. 3 сыер, бозау-сарыклары, кош-кортлары бар.

Гөлнара БУЛЫЧЕВА, Республика матди ярдәм үзәгенең Менделеевск шәһәрендәге 28нче бүлеге мөдире:
- Бүгенге көнгә аларның 18 яше тулмаган 4 балалары бар. Безнең идарә буенча тиеш булган барлык ярдәмне алып баралар.

Ир белән хатын яшәү буенча икесе ике җирдә теркәлгән. Оксананың Турай авылында йорты бар. Ул аны беренче иреннән икенче баласы тугач, ана капиталына алган була. Бүген аның яшәргә никадәр яраклыгын тикшерергә башкарма комитеты вәкилләре дә килеп карады. Тик эчкә уза алмый, йорт янындагы карны көрәргә кушып киттеләр.

Павел КУРИХИН, гаилә башлыгы:
- Безгә бу йортны сатыгыз диләр. Ул иң күбе 300 меңгә бәяләнә. Ә моңа фундамент кына сала алабыз.

Павел беренче хатыны белән яшәгән йортта пропискада. Анда минем кечкенә өлешем генә бар, анысын да ул гаиләмә калдырам, ди.

Ксения ШАЛУНОВА, Менделеевск районының опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы :
- Әлбәттә гаилә мунчада яши алмый. Тик без барып тикшердек, балалар тук, яхшы киенгән. Суыткыч, телевизор бар әйберләре бар. Аларны гаиләдән аерырга сәбәп юк.

Гаилә район хакимиятенә күп тапкыр мөрәҗәгать иттек ди. Ә башкарма комитетында әлеге хәлне шушы көннәрдә генә ишеттек һәм шунда ук чара күрә башладык диләр.

Рөстәм АБДУЛЛИН, Менделеевск районы Башкарма комитеты рәисе:
- Без бөтен хезмәтләр белән җыелып әлеге хәлне өйрәнәбез. Канун нигезендә алар дәүләттән тиеш булган барлык ярдәмне алачаклар.

Гаиләнең үзләре яшәми торган йортларын, 3нче бала өчен бирелгән җир участогын сату мөмкинлеге бар. Боларның барысы да тикшерелеп исәпкә алынгач, тиешле ярдәм варианты каралачак.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров