https://tnv.ru
15 Февраль 2021, 17:18
206
0
Яңа уку елыннан мәктәпләрдә башлангыч сыйныфларны бушлай ашата башлау әлеге өлкәдә еллар буе җыелып килгән проблемаларны ачып салды. Аларның күбесен иң югары дәрәҗәдә - әйтик, хөкүмәт карарыннан башка, я кануннарга үзгәреш кертмичә хәл итеп тә булмаска мөмкин. Балаларны ашату мәсьәләсенә бу атнада Дәүләт Советының президиум утырышын багышладылар. Аш-су пешеручеләрнең җитмәве, ашханәләрнең һәм савыт-сабаның искелеге, хезмәт хакы түбән булу.
Шуны игътибарга алыйк: беренче тапкыр проблемаларны атап кына чыкмадылар, ә чын тәкъдимнәр дә яңгырады. Ни өчен мәктәпләргә аш-су осталары җитми? Җитсен өчен нәрсә эшләргә тәкъдим итәләр?
Гүзәл ГАЙНУЛЛИНА, Биектауның 4нче мәктәбе ашханәсе мөдире:
- Повар ставкасы 10.800 инде. Җитмәгән хезмәткәрләр өчен безгә түлиләр. - 18 мең алабыз. Но рабочий көн озын.
Монда көне буе пешерергә кирәк, без сәгать 6 да киләбез. Иртәнге 6 да киләбез, 5ләрдә кайтып китәбез, менә шул хәтле хаман җыярга кирәк юарга җыярга бөтенесен без үзебез эшлибез.
11 сәгатьлек эш көне. Эш хакы Казан мәктәпләре буенча да 18 мең тирәсе. Менә Алинә Сергеева бер ел элек башкаланың 87нче мәктәбенә пешерүче булып урнашкан.
Алена СЕРГЕЕВА, Казанның 87нче мәктәбе ашханәсендә аш-су остасы:
- 17 мең алабыз. Зарплата әз. 5.30 эшкә киләбез инде, былтырга караганда эш артты зарплата артмады.
Төп мәсьәлә дә шунда. Сентябрьдән башкала мәктәпләрендә укучылар саны 7 меңгә арткан. Беренчегә керүчеләр күп. Икенчедән: яңа канун буенча башлангычлар 100 процент ашатылырга тиеш. Өченчедән - пандемия, ашханәләрдә бала санын чикләү өчен аз-азлап көне буе ашатырга туры килә.
Казанның 25 ашханәсендә 1 урынга 8 бала туры килә. бу нормадан 3 тапкыр күбрәк диярлек. Ризык әзерләүчеләргә дә быелдан эш бермә бер арткан.
Мәктәптә эшләүче аш-су осталарының хезмәт хакын исәпләү өчен нормативлар юк. Гәрчә республикада мәктәп ашханәләре 3 төргә бүленсә дә. 1383ендә ризыкны тулысынча үзләрендә пешерәләр. 239ында өлешчә генә пешерәләр. Ә 141ндә пешереп китергәнне җылытып бирәләр. Эш күләме төрле, ә хезмәт хаклары әллә ни аерылмый. Ни өчен шулай? сорауны без туклану департаменты директорына бирдек.
Рима МӨХӘММӘТШИНА, Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры:
- Савытларны барысына да юарга кирәк, бөтенесе көне буе эшли, балалар саны арта, барлык аш-су осталарының да эш күләме бик зур.
Казан мәктәпләре пешерүчеләрсез калмасын өчен Татарстан Президенты карары белән башкала мәктәпләрендә эшләүче аш-су осталарына өстәп түли башлаганнар. Шулай да бүген кадрлар белән мәктәп ашханәләре 93 процентка гына тәэмин ителгән. Туклану департаменты сайтында 60-70 вакансия бар. Балалар бакчаларына пешерүчеләр таләп ителгән игъланнар адым саен очрый.
Көзен Әлмәтнең 21нче мәктәбендә берюлы 2 повар эштән китү сәбәпле балалар ике көн кайнар ризык ашамады.
Елена ТӨХВӘТУЛЛИНА, Әлмәтнең 21нче мәктәбе директоры:
- Ике аш-су остасы эштән бер вакытта китеп бару сәбәпле без балаларны кайнар ризык белән тәэмин итә алмадык. Ике көн ашханә ябылып торды.
Китучеләр урынына 2 кешене таба алуны монда бәхет эше диләр. Аларның да берсе пенсиядәге ханым.
Светлана ПОКЛАДОК, Әлмәтнең 21нче мәктәбендә аш-су остасы:
- Миңа эш ошый, шартлары да әйбәт, тик менә хезмәт хакы түбән. 12 мең генә.
Икенче хезмәттәше Зинаида Белозерова үзе килә. Балалары монда укый, пандемия вакытында кафеда эш булмыйча, 4 ай өйдә торган ул. бер ярым ставкага эшли. 16 мең ала.
Хәзер бу хезмәткәрләр алтын бәясенә тиң. Хезмәт хакы артса эштән китәрләр дип борчыласы булмас иде ди мәктәп директоры. Аш-су осталарының хезмәт хакы бу атнада парламент президиумы утырышына чыгарылды. Депутатлар хәлне өйрәнеп хезмәт хакын арттыру, мәктәп ашханәләренең техник базасын яхшырту өчен республика программасы булдыру турында хөкүмәткә тәкъдим белән чыкты.
Хәзер боз кузгалыр дип көтелә. Тәмле ашлар пешерүче Гүзәл апа да, Рәйсә апа да хезмәт хакы аз дип мәктәптән китмиче укучыларга кайнар ризык пешерүен дәвам итәр дигән өмет бар.
Бүлешергә
Комментарии 0