Онлайн трансляция

Свернуть

Балалар бакчасында булган хәл

Балалар бакчасында булган хәл

https://tnv.ru

26 Февраль 2021, 17:04

248

0

Башкаланың Мәүлетов урамындагы шәхси балалар бакчасын бүген Казанның Идел буе районы прокуратурасы һәм Роспотребнадзор тикшерә башлады. Алар, социаль челтәрләрдә барлыкка килгән мәгълүмат буенча эш башлый. Исегезгә төшерәбез, Гөлназ Нигъмәтуллина әлеге бакчага йөргән баласын елагач башкалардан аерып үзен генә бүлмәдә бикләп тотулары, әллә ничә тапкыр киенеп-чишенергә мәҗбүр итүләре турында язып чыккан иде. Бу вакыйга узган елның октябрендә үк булса да, хәзер генә ачыкланган. Аны анага кече тәрбияче сөйли. Дөреслек кем яклы? Вакыйганың очына Чулпан Касыймова чыгарга тырышты.

Балалар бакчасында булган хәл
Улының шулай куркып калуына шәхси балалар бакчасындагы хәл сәбәпче, ди Гөлназ Нигъмәтуллина. Ул 3 яшлек улын монда берничә ай йөртә. Моннан кайткач, улы әтисе белән әнисен бакча уенын уйнатып, аларны булмәдә ачкыч белән бикләп калдыра абшлый. Янәсе бакчага китергәч, аны да шулай бикләп тотканнар. Гөлназ Нигъмәтуллина әйтуенчә, улы аңа бакчага барасы килмәвен, аны берничә тапкыр киенеп чишенергә мәҗбүр итүләрен, ашатмауларын сөйли.

Гөлназ НИГЪМӘТУЛЛИНА
- Без алдык няня. Ул садикта эшләде бер ел. Ул безгә сөйләде. Баланы яптылар, ул елады.

Бүген балалар бакчасына прокурор килде. Монда ук Гөлназга шушы хәлне сөйләгән кече тәрбияче Албина ГАРИФУЛЛИНАны да чакырганнар. Альбина монда ел ярым эшләгән. 23нче декабрьдә эштән китә. Буген, мондый хәлнең булганы юк дип белдерде.

Альбина ГАРИФУЛЛИНА :
- Без аны елагач башка бүлмәгә алып чыга идек. Тынычландыру өчен уеннар уйнаттык. башка балалар ишетмәсен дип ишекне ябарга туры килә иде. Бәлки шуңа үземне генә калдырдылар дип әйткәндер.

Берничә көн элек Гөлназ НИГЪМӘТУЛЛИНА бу бакчадагы хәл турында интернетка язып элә. Анда ул ашарга пешерүчеләрнең көндәлек азык-төлек калдыкларын ташламауларын да ассызыклый. Аны катырып янәсе башка ризык әзерләү өчен тотканнар. Ә аена 28 мең түлибез, дип яза ул. Бүген әлеге хәлне ачыклау өчен бакчага прокуратура белән бергә Роспотребнадзор хезмәткәрләре дә килде.

Балалар бакчасы җитәкчелеге бүген безнең белән аралашудан баш тартты. Алар Мәскәүдәге бакчалар челтәренең Казандагы филиалы. Шуңа курә алар ризалык бирмичә, сөйләмим ди. Бу бакчага 54 бала йөри. Башка ата-аналар әлеге мәктәпкәчә белем бирү үзәгеннән канәгать, диләр.

Мария КАЮМОВА:
- Без телефоныбызга махсус кушымта урнаштырдык. Балаларыбыз бакчада нишләгәнен камералардан күзәтеп торабыз. Мондый вакыйга булганы юк. Минем кызымны да беренче көннәрдә коридорга алып чыгып тынычландыралар иде.

Хәзер балалар бакчасында эшләгән һәм эшләүче барлык хезмәткәрләрне һәм ата-аналарны сораштырачаклар.

Динара АНДРОНОВА, Казанның Идел буе районы прокуроры өлкән ярдәмчесе:
- Социаль челтәрдә язылган барлык гаепләүләрнең нигезлеме, нигезсезме икәнен тикшерәчәкбез. Әгәр бала хокуклары һәм башка закон бозулар ачыкланса, чара күреләчәк. Ул очракта, материалларны тикшерү комитетына җибәрәчәкбез.

Гөлназ Нигъмәтуллина шикаяте буенча тикшерү эше дәвам итә. Балалар бакчасы гадәти режимда эшли. Әлеге вакыйгадан соң бер ата-ана да бакча белән килешүне өзмәгән.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров