Онлайн трансляция

Свернуть

Һәйкәлне хәрап иттеләрме, һәйкәл хәрап иттеме?

Һәйкәлне хәрап иттеләрме, һәйкәл хәрап иттеме?

https://tnv.ru

22 Март 2021, 15:54

80

0

Каракның бүреге яна диләр. Зәйдәге һәйкәл бүрек кадәр генә түгел иде үзе. Әмма, балалар шуклыгы белән килеп чыккан янгын -  бабаларыбыз батырлыгына хөрмәт йөзеннән башкарылган гамәлләргә - башкача карарга мәҗбүр итте. Әйе, сүз дә юк, ут белән уйнаучы бу 9-10 яшьлек балаларның әти-әниләре ни караган, нинди тәрбия биргән - бу сораулар кала. Әмма, үзеннән үзе,  икенче планга кала. Күбрәк сораулар заказ бирүче һәм башкаручыга. Зурлап сөйләнгән, зур, мөһим  дата уңаеннан Җиңү бульварына урнаштырылган һәйкәл - бер ел да тора алмады.

Һәйкәлне хәрап иттеләрме, һәйкәл хәрап иттеме?
Санаулы минутлар эчендә көлгә әйләнде. Һәйкәлләр янамыни? дип шаккатты халык. Ничек кенә яна икән әле. Тикшерү бара. Мондый хәл ничек килеп чыккан - барлык сорауларга да җавап табылыр анысы. Һәйкәлне хәрап иттеләрме, һәйкәл хәрап иттеме? 

Бу вакыйга турында халык шәһәрнең узендә генә тугел, социаль челтәрләрдә дә кызып-кызып фикер алыша.

Бер ел эчендә булган хәлләр бу. 40 елдан артык торган иске һәйкәл сүтелә. Аны төзекләндереп булмый, диләр. Яңасын урнаштыралар. 6 метрлы бу солдат бер ел да басып тора алмый. 10 минут эчендә янып көлгә әйләнә.

Зәйнең яңа, хәзер аны полимер булган диләр, солдатын Яшел Үзәннән шәхси эшмәкәр Евгений Козлов эшли. Аның остаханәсе 2019 нчы ел ахырында Зәй башкарма комитеты игълан иткән тендерны ота. Килешүнең башлангыч бәясе 2 миллион ярым сум була. Козлов аны 1млн 650 мең сумга кадәр төшерә. Әлеге конкурста Чаллыдан сынчы Вадим Иксанов та катнашкан. Ул кыйммәтрәк бәя куйган була - 1 млн 740 мең сум. Ота алмый.

Вадим ИКСАНОВ:
- Кем түбәнрәк хакны әйтте шул җиңде инде. Техник биремне карагач, аның буенча чыгымнарыңны саныйсың - шуннан бәя куела. Ул чакта 1 нче куелган сумма хәйранга кимеде. Ничек кенә булмасын, анда янмый торган материал кулланырга тиеш иде. Якында гына мәңгелек ут бит. Шулай эшләгән булыр идем дә мин. Ә анда чынлыкта гадәти полиэфир сумала кулланганнар.

Техник биремнән күренгәнчә, һәйкәл металлдан эшләнергә тиеш була. Стекловолокно янмый торган, температура үзгәрешләренә бирешми торган булсын дип акка кара белән язылган. Подрядчы оешма вәкиле сузләренә карасаң, алар заказчы белән икесе ике телдә сөйләшә кебек килеп чыга.

Подрядчы оешма вәкиле:
- Без заказчы таләпләре буенча эшләдек. Янгын нидән килеп чыккан? Бу безнең өчен көтелмәгән хәл булды. Эштә безнең стекловолокноны яндырып караган бар - ул янмый, пыскып кына тора. Корылма янында утны озак итеп тотып торсаң, янадыр бәлки. Бәлки, һәйкәлнең өслеге буяу белән йөгертелгәнгә ут капкандыр.

Бу сүзләрне дәлилләргә теләп булса кирәк, алар һәйкәл ясаган материалны яндырып та күрсәтәләр.

Евгений Козловның бронзадан эшләгән һәйкәләре дә бар. Узган ел алар Сабада, Балык Бистәсендә куелган. Аларга дәгва булмый.

Бронза һәйкәлләрнең бәясе дә кыйммәт. Иң очсызы Зәйдәге килешү була. Һәйкәлне ачыр алдыннан район сайтында аның турында "чыдам, янмый торган материалдан эшләнгән" дип язылган иде.

Танылган сынчы Рөстәм Габбасов таш, агач, металл, полимерлар белән дә эш итә. Ул бездә генә түгел, дөньяда киң кулланылышта, ди.

Россиянең Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Зәйдә янган һәйкәл буенча кузгатылган җинаять эшен үз контроленә алды. Һәм бу юкка тугел. Прокуратурада хәбәр итүләренчә, һәйкәлне ясаганда яна торган материаллар кулланылуы билгеле. Башкарма комитет заказ бирә - аның нәрсәдән эшләнүе белән кызыксынмыймы? Техник биремдәге таләпләр үтәләме - юкмы - кабул иткәндә карап та тормыймы? 2 тонналы булырга тиешле һәйкәл ни өчен 1 тонналы гына чыккан - монысы да булсынмы? Бу сорауларга җавап әлегә юк.

Руслан ГАЛИЕВ:
-Тупланган материаллар тикшерү органнарына җибәрелде. Заказчыга һәм эшне башкаручыга карата җинаять эшен кузгату-кузгатмау мәсьәләсен хәл итү өчен. Аларның берсе - Зәй шәһәре Башкарма комитетының элекке җитәкчесе. Ул үз эшенә салкын караган дип шикләнелә. Икенчесе-эшмәкәр. Күзәтчелек ведомствосы фикеренчә, аның гамәлләрендә ике төрле җинаять билгесе бар. Мошенниклык һәм үз эшен куркынычсызлык таләпләренә туры килерлек итеп башкармау.

Һәр сәнгать әсәренең үз хакы һәм аңа таләпләр бар. Без кирпечтән мунча өймибез, ди Яр Чаллы рәссамнар берлеге рәисе Факил Гайфетдинов. Композит материаллардан сәнгать әсәрләре ясауны гомумән хупламый.

Факил ГАЙФЕТДИНОВ, Яр Чаллы рәссамнар берлеге рәисе:
- Ул инде 12 елдан да артык тормый. Безнең борчый тиз эштән чыгуы, профессиональ дәрәҗәсе түбән булган кешеләр эшләве. Аңа бит бюджеттарн акча тоты.а -Мәдәният минисрлыгы комиссиясе карарга тиеш. Андый сыйфатсыз эшләр булмас иде.

Мәдәният министрлыгы бу атнада коллегия утырышы уздырды. Анда кутәрелгән төп темаларның берсе - һәйкәлләр язмышы. Муниципаль берәмлекләр кемгә, нинди һәйкәл урнаштырасын үзләре хәл иткән очракта да билгеле бер регламент буенча эш итәргә тиешләр. Нинди материал куллануда - аның бәясе хәлиткеч булу - бөтенләй дөрес алым түгел. Берничә елга түгел, дистә еллар торырга тиешле корылмалар турында сүз бара бит.

Дамир НАТФУЛЛИН, Татарстан мәдәният министры урынбасары:
- Һәр районда комиссия булырга тиеш мемориаль такталар һәм памятниклар буенча Мониторинг күрсәткәнчә 13 районда гына шундый комиссия каралган.

Хәзер Республикада колачлы инвентаризация башланып китә. Һәйкәлләр, барлык мемориаль такталарны барлап чыгачаклар. Һәйкәл урнаштыру буенча таләпләр яңадан каралачак. Һәйкәлләр чыдамлылык ягыннан да, сәнгать, эстетик яктан да зәвыклы булырга тиеш. Проектларны бары тик тәҗрибәле белгечләр катнашында кабул итү зарурлыгын да әйттеләр.Якын арада Нәҗип Җиһанов, Рәшид Ваһапов, Фатих Кәримгә сыннар куелырга тора. Бу атнадагы кебек хәлләр кабатланырга тиеш түгел.

Комментарии 0

Аватар