Онлайн трансляция

Свернуть

Республикада төп тема - язгы ташу!

Республикада төп тема - язгы ташу!

https://tnv.ru

12 Апрель 2021, 16:41

252

0

Республикада төп тема - язгы ташу. Атна дәвамында хәл катлауланды. Сишәмбедән температура 18 градуска җитәчәк. Димәк, су керу куркынычы арта. Бүген Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы язгы ташуның зурлыгын өстән күрсәтте. Соңгы тәүлектә кайбер елгаларда су 52 сантимердан алып 190га кадәр кутәрелгән. Бүген иртәнгә республикада 40 йорт территориясе су эчендә, 5 купер су астында. Бер автомобиль юлыннан йөрерлек тугел. Елгаларга якын урнашкан шәхси йорт хуҗаларына саклану чараларын курә башларга киңәш итәләр.

Республикада төп тема - язгы ташу!
Лаешның Столбище бистәсе. Монда яшәүчеләр өйләреннән чыга алмый. Барысына да язгы ташу сәбәпче. Суның тирәнлеге урыны белән метр ярымга кадәр җитә.

Сабира ГАЙФУЛЛИНА, Столбище бистәсендә яшәүче:
- Шушының кадәр суның акканын күргәнем юк иде. Быел кар да күп яуды бит инде. Тиешенчә торбалар салганнар аңа су сыешмый. Күпер кирәк.

Гомумән, бу атнада Казан читендәге бистәләрдә хәл катлауланды. Моны нәрсә белән аңлатып була соң? Эш шунда ки, төзелеш оешмалары - бу бистәләрдә йортларны төзүен төзи, әмма инфраструктураны тиешенчә ясамый, ди гадәттән тыш хәлләр идарәсе башлыгы. Әйтик, Столбищеда халык торбаларның кечкенә булуыннан зарланса, Яңа Салмачыда кар сулары агу өчен яңгыр коелары гомумән юк.

Анжела САУ , Яңа Салмачы бистәсендә яшәүче:
- Безнең өйгә таба су - менә бу яктан да ярты бистәнеке агып төшә, икенче яктагысы да - монда агып төшә. Төнне уздырдык инде, көне-төне су суырта торган насос эшләп тора.

Фердинанд ТИМЕРХАНОВ:
- Казан Башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе (Казанда кар катламы 70 см, бу 20нче ел белән чагыштырганда 2 тапкырга күбрәк. туң 70 см. Ә елгаларда 120 смга кадәр боз барлыкка килде.

Гадәттә мондый хәлләрнең сәбәбе - һава торышының кискен узгәруендә, ди белгечләр. Салкын көнне елгада боз катып, кояшлы көнне җылытып, кабат суыткач - булган боз өстенә боз кату - менә шундый хәлгә китерә.

Совет районының Әки авылы бу. Коткаручылар әйтуенчә, бозның төбенә төшәрлек түгел.

Яшел Үзәннең Исак авылында татар этнография музее һәм бер кадаксыз ясалган үзенчәлекле мәчет су эчендә калды.

Миндамир КАМАЛЕТДИНОВ "Татар авылы" этнография музее җитәкчесе:
- Зыян килде җил тегермәненә. Аның фундаментына кадәр су керде. Идәннәренә кадәр.

Биектау районының Тимофеевка авылы янында СулА елгасында су кутәрелу авыл халкын утрауда калдырды. Машина белән керәм димә, ике арада җәүялеләр купере аша гына йөриләр. Күпер янына чиста су китереп торалар. Кибеткә өстәмә азык-төлек запасы кертелгән. Халыкка ярдәмгә волонтерлар килде.

Казанның Мирный бистәсендәге шәхси йортлар ишегалдына су керде. Берничә көн эчендә, берюлы моның кадәр торак пунктларның зыян кургәне юк иде әле.

Әмма башка районнарда Мондый хәлләрнең булганы бар инде. Әйтик, Мамадышның менә бу үзәнен дә әле берничә ел элек кенә су баса иде. 100 хуҗалык ел саен зыян күргән.

Әзерлек нинди генә булмасын , табигатьнең үзен ничек тотасын белеп булмый. белгечләр сүзенә караганда, республикадагы 10 елга - мишә, чирмешән, чишмә, зәй зөя казансу ярларыннан чыгарга мөмкин. Һәр җирлек үзенчә хәл итә. Мисал өчен Түбән Ушмадагы менә бу үзәнне дә баса торган булган, хәзер елга үз юлы белән ага.

Ушма ярларын махсус программа буенча төзекләндергәннәр. Быелгы язны алар курыкмыйча каршылый.

Егор ТАРНАВСКИЙ - Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары:
- Мамадыштагы Ушма елгасын чистартыла торган гомуми озынлыгы - 6 чакрым. Нәтиҗәдә - су агымы артачак, елга күбрәк суны агыза алачак, димәк елга кешеләргә зыян сала алмаячак.

2020нче елда Татарстанда шул рәвешле 9 елганың агымын көйлиләр, 22 плотина төзекләндерелә. 7 елганың ярын ныгыталар. Димәк, дистәләгән авылны быел - әлеге чаралар аркасында - су басмый калган дигән сүз.

Егор ТАРНАВСКИЙ - Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министрының урынбасары:
- Бу эшләрне башкарыр өчен, район җитәкчелеге тиешле кәгазьләрне җыеп - безгә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Министрлык урынга чыгып тикшергәннән соң, комиссия җыела - гариза языла.

Кар суларының шулай тиз төшуе туңга да бәйле. Әгәр тиз җылыта икән, туң эреп өлгерә алмый. Шуңа кар сулары җиргә сеңми, өстән ага.

Коткаручылар - су басу куркынычы булган урыннарда даими кизү торса да, кайбер торак пунктларда хәл белән барыбер су идарә итә әле. Быел республиканың 200ләп торак пунктына шундый куркыныч яный ди белгечләр.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров